«Торак - 2024» профилактик операциясе
Район башкарма комитеты тарафыннан «Торак - 2024» янгын-профилактика операциясен үткәрү турында карар кабул ителгән
Барлык 15 авыл җирлегендә дә торак йортларны, күп балалы һәм аз керемле гаиләләрнең, ялгыз яшәүче һәм өлкән яшьтәге гражданнарның, шулай ук спиртлы эчемлекләрне чамадан тыш кулланучыларның йортларын тикшерү буенча профилактик төркемнәр булдырылган. Төркем составында АҖ башлыклары, полиция участок уполномоченныйлары, янгын сүндерү һәм газ хезмәте, электр челтәрләре һәм социаль яклау бүлекләре хезмәткәрләре бар.
Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрнең, ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарның, шулай ук күп балалы һәм имин булмаган гаиләләрнең яшәү урыннарын исәпкә һәм контрольгә алырга кирәк.
Шулай ук халык арасында шәхси йортларда һәм фатирларда автоном янгын хәбәрчеләрен урнаштыру зарурлыгы турында эш алып бару мөһим.
Янгын күзәтчелеге хезмәткәрләренә барлык торак пунктларда өйдән-өйгә йөреп чыгу йөкләнгән.
Оешма һәм учреждениеләрнең барлык җитәкчеләренә көнкүрештә һәм эш урыннарында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча агитация эшен оештыру кушылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев