Торак субсидияләре алу өчен гариза бирү кампаниясе башланган
30 апрельгә кадәр Яңа Чишмә муниципаль районы территориясендә яшь гаиләләргә торак шартларын яхшыртуга дәүләт субсидиясе алу өчен гариза бирү кампаниясе һәм яңадан теркәү дәвам итә.
36 яшь тулмаган ир белән хатын (яшь гаилә) быел апрель аенда «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасына кергән очракта, фатир сатып алу, үз йортларын төзү яки ипотеканы түләү өчен торак бәясеннән 30-35 процент күләмендәге кире кайтарылмый торган дәүләт субсидиясе ала алачак.
Консультация алу, кирәкле документлар әзерләү һәм программага керү өчен Яңа Чишмә авылы, 80 нче йорт адресы буенча Башкарма комитетка мөрәҗәгать итәргә яки 2-23-95 телефоны буенча элемтәгә керергә кирәк.
«Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы турында https://novosheshminsk.tatarstan.ru/obespechenie-zhilem-molodih-semey-v.htm сылтамасы буенча кереп, җентекләбрәк белеп була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев