Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Төзекләндерү буенча икеайлык нәтиҗәләре начар түгел

Әлеге чорда 6 меңнән артык кеше катнашында 1840 кубометр чүп чыгарылган, 750 агач утыртылган.

Ленино мәдәният йортында АҖ башлыклары, учреждениеләр һәм предприятиеләр җитәкчеләре катнашында узган күчмә киңәшмәдә төзекләндерү буенча икеайлыкка йомгак ясалды. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде. 

— Шушы вакыт эчендә территорияләрне чистарту, аларны төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча зур эшләр башкарылды, — дип билгеләп үтте район башлыгы. — Әмма икеайлык тәмамлану белән төзекләндерү эшләре туктамый — участокларда даими рәвештә чүп үләннәрен чабарга, чәчәкләргә һәм үсентеләргә көн саен су сибәргә кирәк.

Ленино АҖ башлыгы Светлана Питеркина торак пунктта икеайлык нәтиҗәләре турында мәгълүмат җиткерде. Анда 300дән артык кеше катнашкан, 60 кубометр чүп-чар чыгарылган, эш дәвам итә. Кайбер эшмәкәрләрдә бетерелмәгән берничә кисәтү бар — аларга күрсәтмәләр бирелгән.

Чишмәләрнең һәм зиратларның торышы турында район башлыгы урынбасары Надежда Попкова хәбәр итте. Районда барлыгы 38 зират бар (23 православие, 15 мөселман зираты), шуларның 29ы — эшли торганнар. Барлык зиратлар да нигездә төзекләндерелгән, әмма кайберләрендә чүп-чарларны чыгарасы (чүп баскан участокларда) һәм элмә такталарны яңартасы бар.

- Безгә бөтен район белән берлектә юкка чыккан авыллар зиратларына элмә такталар куярга кирәк — бу бит безнең тарихыбыз, истәлегебез, - дип ассызыклады Вячеслав Козлов. Анда авылларның кайчан барлыкка килүен, күпме кеше яшәгәнен, фронтка китүчеләр санын, авылның кайчан юкка чыгуын һ.б. мәгълүматларны күрсәтергә мөмкин.

Шундый юкка чыккан авыллар бездә байтак - Вертубашка, Нагорный, Красновидово, Адамча, Киерлы, Пещерка, Красная Зорька һ.б. Чишмәләргә килгәндә, алар барысы да яхшы каралган, әлеге территорияләрдә бары тик чисталык һәм тәртип сакларга кирәк.

Райондагы сәүдә нокталарының нинди хәлдә булуы турында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Исхакова сөйләде. Районда барлыгы 86 сәүдә ноктасы, 4 даруханә, 16 кафе һәм ресторан бар һәм территорияләрне төзекләндергәннән соң аларның күбесе яхшы хәлдә.

Ул «Резидент» ҖЧҖ (Ришат Билалов), ИП Арбузова Л. А., ИП Панфилова Е. В., ИП Морозов А. В. территорияләрен һәм башка берничә эшмәкәрне аерым билгеләп үтте. 

Төзелеш, нефть, юл төзү оешмаларында, автозаправкаларда, райгаз, электр челтәрләре территорияләрендә чистарту һәм төзекләндерү буенча башкарылган эшләр хакында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ренат Габетдинов хәбәр итте. Барлык территорияләрдә дә тиешле эшләр үткәрелгән, әмма Әдәмсә АҖ территориясендәге АГЗСта буяу эшләрен үткәрү кирәк.

Социаль өлкә учреждениеләре территорияләрендә башкарылган төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләре хакында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Еронтьев мәгълүмат җиткерде. Нигездә, барлык тиешле эшләр башкарылган, меңләгән чәчәк үсентеләре утыртылган, аларга даими рәвештә су сибәргә һәм чүп үләннәрен утарга гына кирәк. Чаллы Башы мәдәният йорты, Черемухово мәктәбе һәм балалар бакчасы территорияләре аеруча матур күренә.

Авыл хуҗалыгы оешмалары да икеайлык чорында терлекчелек фермалары территорияләрен һәм мех. мастерскойлар тирәләрен чистарту буенча шактый эш башкарганнар, бу хакта район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов хәбәр итте. Ул «АгроРаздолье» ҖЧҖ, «Козлов В. А.», «Козлова М. И.» КФХларын аерым билгеләп үтте.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов район адм. комиссиясе тарафыннан 14 беркетмә каралганын билгеләп үтте. Салынган штрафлар күләме — 25 мең сүм. Чүп җыюга килгәндә, зур габаритлы һәм төзелеш чүп-чарларын көнкүрешнекеннән аерырга кирәк. Зур габаритлы чүп-чарларны алар моның өчен билгеләнгән урыннарда җыелганнан соң чыгарачаклар.

Киңәшмәне тәмамлап, Вячеслав Козлов барысына да зур күләмле эшләр башкарганнары өчен рәхмәт белдерде һәм шушы көннәрдә барлык тармакларда да территорияләрне иң яхшы төзекләндерү буенча конкурска йомгак ясалачагын билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев