Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар

2024 елның беренче яртыеллыгында район башкарма комитеты административ комиссиясенең 4 утырышы уздырылган.

Комиссия утырышларында Чабаксар, Яңа Чишмә, Әдәдмсә, Зирекле һәм Архангел авыл җирлекләреннән кергән административ хокук бозулар турындагы сигез беркетмә каралган. Алар барысы да ТР КоАПның 3.6 маддәсе буенча хокук бозуларга карый, ягъни торак пункт территорияләрендә төзекләндерү кагыйдәләрен бозу.

Бер протокол буенча 3 мең сум күләмендә штраф салынган, башкалар буенча кисәтүләр чыгарылган (мәгълүмат өчен 2023 елда 14 беркетмә каралган, 23500 сум күләмендә штраф салынган).

Суд приставлары төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен 2021-2024 елларда салынган 60 мең сумга якын штрафны түләттергәннәр (23 мең сумга якыны калган).

Авыл җирлекләре башлыклары тарафыннан беренче яртыеллыкта төзекләндерү кагыйдәләрен бозуны бетерү тәкъдимнәре белән халыкка 287 күрсәтмә бирелгән. Барлык хокук бозулар, нигездә, бетерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев