Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Төзекләндерү өчен территорияләрне сайлыйбыз

2025 елда төзекләндерүгә планлаштырылган иҗтимагый киңлекләрне сайлап алу буенча тавыш бирү «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.

Тавыш бирү 2024 елның 15 мартыннан 30 апреленә кадәр ТР Дәүләт хезмәтләре порталында «Халыкны сораштыру» сервисы аша һәм «ТР хезмәтләре» мобиль кушымтасында үздырыла.

Яңа Чишмә районында яшәүчеләргә төзекләндерү өчен түбәндәге урыннар тәкъдим ителә:

— Яңа Чишмәнең «Көнбатыш» микрорайонында Өмет урамындагы парк;

-Шушма елгасы янындагы пляж зонасы, Яңа Чишмәнең Болын урамы;

— «Татарстан» паркы, Яңа Чишмәнең Совет урамы;

Петропавел Бистәсенең Яр буе урамындагы парк;

— Яңа Чишмәнең 2 нче Яр буе урамындагы табигый парк.

Район халкы үз вариантларын да тәкъдим итә ала. Тавыш бирү өчен түбәндәге сылтама буенча керергә кирәк: 

https://gorodsreda. tatar. ru/?utm_source=golosovanie2023&utm_medium=website_banners

Безнең районда Федераль проект буенча ЗАГС бинасы каршындагы мәйдан, күп фатирлы йортлар янындагы ишегаллары төзекләндерелгән, агымдагы елда РМЙ янында төзекләндерү эшләре дә төгәлләнә. 

29 мартка Яңа Чишмә районы буенча 600гә якын кеше тавыш биргән, бу тавыш бирүчеләр саны буенча план-фаразның 40 %ын тәшкил итә.

2025 елда төзекләндерү өчен билгеләнгән территорияләрне «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасына кертү безнең бердәм тавыш бирүебезгә бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев