Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Транспорт хәрәкәте чикләнә

Ел саен юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатларында язгы чорда транспорт хәрәкәтенә чикләү кертелә. Быел ул Татарстан Республикасында 15 апрельдән 14 майга чаклы гамәлдә булачак.

Хәрәкәт күчәр нагрузкасы норматив актларда билгеләнгән чикне узган транспорт чаралары өчен чикләнә. Республикабызның автомобиль юллары өчен бер, ике һәм өч күчәрле - арбалы техника өчен 6, 5 һәм 4 тонна каралган. Аннан кала, автомобиль юлларында "Күчәргә нагрузка чиге" юл билгеләре урнаштырылачак.
Чикләүләр пассажирлар йөртүче автобусларга, бензин ташучы (рөхсәт ителгән максималь масса 16 тоннага чаклы) автомобильләргә, туклану продуктлары, иң кирәкле товарлар, почта ташучы транспортка кагылмый.
Тиешле рөхсәте булмаган авыр йөк транспортыннан файдаланган өчен Россия Федерациясе Кодексының 12.21.1 маддәсе буенча административ җаваплылык каралган - кемдер транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм калырга мөмкин, ә юридик затларга 500000 сум күләмендә штраф салынуы ихтимал. Закон тиешле тәртиптә андый транспорт чараларын тоткарлау мөмкинлеген дә күздә тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев