Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Транспорт йөртүчеләр һәм пассажирлар куркынычсызлык каешын эләктерергә оныталар

Яңа Чишмә районының ЮХИДИ бүлеге ай буе дәвам иткән «Куркынычсызлык каешы» чарасына йомгак ясый.

«11 июльдән 10 августка кадәр Яңа Чишмә районы юлларында (республикада кебек үк) «Куркынычсызлык каешы» дип исемләнгән ЮХК буенча профилактик чаралар үткәрелде», - ди Россия ЭЭМнең Яңа Чишмә районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция капитаны Евгений Михайлов.

- Ай дәвамында ЮПХ (ДПС) хезмәткәрләре тарафыннан куркынычсызлык каешы буенча 66 административ материал төзелде. Шуларның 18е - пассажирның куркынычсызлык каешын эләктермәү очраклары.

«Беркетмәләр төзелгән вакытта, без шоферлар һәм пассажирлардан шактый гына акланулар ишеттек.

Хөрмәтле юл хәрәкәтендә катнашучылар, сезгә ышанмас өчен нигез юк. Без барысын да аңлыйбыз, тик... шуны да кисәтәбез: автомобильгә утырганда, шофер да, пассажир да, беренче чиратта, үзенең иминлеге турында кайгыртырга тиеш.

Онытмагыз,  әгәр дә сез каешны эләктермәгән булсагыз, ЮТҺ булган очракта сезнең сәламәтлегегезгә тагын да җитдирәк зыян киләчәк һәм ул чакта сезгә бернинди акланулар да ярдәм итмәячәк.

ЮПХ хезмәткәрләре көн саен юлларда штраф алу өчен түгел, ә сезнең иминлегегез хакына үз эшләрен дәвам итәләр», - диде Евгений Михайлов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев