Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Түрәләргә керемнәр, шул исәптән криптовалюта турында ничек хисап тотарга кирәклеген аңлаттылар

Түрәләр ел саен керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында декларацияләр тапшыра - моңа аларны закон йөкли.

Муниципаль хезмәткәрләр, депутатлар, бюджет учреждениеләре җитәкчеләре 2022 елда керемнәре турында узган ел өчен яңача хисап тотарга бурычлы. Декларациягә санлы финанс активлары (СФА) дип аталган пункт кертелгән. Бу хакта семинар-киңәшмәдә район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Ирина Лобачева сөйләгән.
Лобачева аңлатканча, белешмәләр тутыру өчен банклардан, брокерлардан, иминият компанияләреннән һәм башка финанс оешмаларыннан бердәм форма буенча мәгълүмат соратып алырга кирәк. Әгәр муниципаль хезмәткәр милекне сатудан керем алса, аңа моны һәр объект буенча аерым күрсәткеч белән күрсәтергә кирәк.  Дәүләттән төрле ярдәм чаралары буенча бирелгән түләүләргә дә декларация тапшырырга туры киләчәк.
Шулай ук хәзер өлешләп төзүдә катнашу турында эскро счетлары буенча һәм санлы фенактивлардан файдалану турында хисап бирү бурычы барлыкка килде. 
Яңа Чишмә районы прокуроры урынбасары Ленар Мисбахов түрәләргә коррупцион хокук бозулар өчен җаваплылык турында искәртте, гамәлдәге законнарны үтәү кирәклеген әйтте.    
Семинар ахырында спикерлар тыңлаучыларның сорауларына җаваплар бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев