«Троицкнефть» ЯАҖдә кар машиналары техник караулар узган
2023 елның 15 февралендә расланган график нигезендә «Троицкнефть» ЯАҖдә нефть скважиналарын йөреп чыкканда һәм аларга хезмәт күрсәткәндә операторлар тарафыннан файдаланыла торган кар машиналарына, кар һәм сазлыкта йөри ала торган машиналарга, квадрациклларга еллык техник караулар үткәрелгән.
Техник тикшерү барышында номерлы агрегатларның туры килүе, транспорт чараларының техник торышы, машина йөртүчеләрнең үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә «А1» категорияле таныклыклары булуы тикшерелгән.
Тәкъдим ителгән техника тиешенчә әзерләнгән һәм аларга техник карауны узу турында таныклыклар биреләчәк.
Рәис Хисмәтуллин - ТР Дәүләт техник күзәтчелегенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев