Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Түбән Кама театры Зирекледә кунакта

Тамашага Пушкин картасы буенча 220 укучы килгән.

Зирекле мәдәният йортында Туфан Миңнуллинның «Гөргөри кызын бирә» («Сваты») пьесасы буенча музыкаль спектакль күрсәткәннәр. Керәшен татарлары тормышын чагылдырган этнографик комедия музыка һәм биюләр белән үрелеп барган, постановка да бик яхшы булган. Түбән Кама драма театрының талантлы актерлары бик матур уйнаганнар. 

Район мәктәпләренең 220 укучысы әлеге спектакльне Пушкин картасы буенча караганнар.

Түбән Кама театры Зирекледә кунакта

Зирекле музее хезмәткәрләре Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар драма театры коллективы өчен экскурсия үткәргәннәр.

Түбән Кама театры Зирекледә кунакта

«Театр артистлары авылыбызның бай тарихы белән таныштылар, — ди музей директоры Лидия Лотфуллина. — Алар экспозицияне зур кызыксыну белән карадылар. Артистлар белән аралашу бик эчтәлекле һәм кызыклы булды». 

Театр коллективы һәм музей хезмәткәрләре бер-берсенә алга таба да нәтиҗәле эш итүләрен, сәламәтлек, бәхет, тыныч тормыш теләгәннәр. Һәм тагын очрашырга вәгъдә иткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев