Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Тубылгы Тау авылы балалары республика чемпионатында катнашканнар

Балаларны яклау көнендә Рәмиев исемендәге ИТ-паркта өстәл уеннары буенча «Акыллы уеннар» дип исемләнгән беренче республика чемпионаты узган.

Уникаль проект Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия, мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән «Бала-Сити» халыкара мультилингваль балалар бакчалары челтәре тарафыннан тормышка ашырыла.
Программа быел республиканың 100 балалар бакчасында старт алган. Казандагы турнирга шушы бакчаларда тәрбияләнүчеләр җыелган, алар үз учреждениеләрендә сайлап алу турларын узган. Чарага ТРның барлык районнарыннан барлыгы 200 бала, 150 педагог, 350 ата-ана һәм тамашачы теркәлгән.

Безнең районнан чемпионатта Тубылгы Тау авылының «Тургай» балалар бакчасында тәрбияләнүче ике бала - Фәгыйзов Салих һәм Исхакова Сафия катнашкан.

Аларның әти-әниләренә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев