Тубылгы Тау авылы кешеләре 300 кг арпа урлаганнар
Узган атнада эчке эшләр бүлегенең кизү тору часте тарафыннан 32 хәбәр теркәлгән, 1 җинаять эше кузгатылган.
Урлау
2022 елның 18 сентябрендә көндез Тубылгы Тау авылында яшәүче гр. М. балигъ булмаган гр. А. белән алдан сүз куешып. «Агро-Основа» ҖЧҖнең ашлык складыннан 310 кг арпа (3250 сумлык) урлаганнар.
Руль артында исерек
ЮХКен бозган өчен 54 машина йөртүче адм.җаваплылыкка тартылган, аларның берсе а/м белән исерек килеш идарә иткән. Бу - Яңа Чишмәдә яшәүче гр. Л., аңа 30 мең сум штраф һәм 1,5 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү куркынычы яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев