Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Тубылгы Тау авылында Бөек Ватан сугышы ветеранын соңгы юлга озаттылар

Тубылгы Тау авылында сугыш ветераны Хәниф Зарифович Зариповны җирләделәр.

Хушлашу мәрасимендә район башлыгы Вячеслав Козлов Яңа Чишмә районының авыр югалту кичерүен, легендар кеше вафат булуы хакында, сөйләде. 

«Хәниф абый данлы сугыш юлын үткән, Берлинга кадәр җиткән, хәрби орденнар белән бүләкләнгән һәм сугыштан соңгы елларда туган авылында намус белән хезмәт куйган. Мин аның туганнарының тирән кайгыларын уртаклашам, Хәниф Зарипов турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланачак, аның исеме район елъязмасына мәңгегә язылып калачак,» — дип билгеләп үтте район башлыгы. 

Районның имам-мөхтәсибе Раил Фәгыйзов, ветераннар Советы рәисе Александр Скоков, Тубылгытау АҖ башлыгы Фәнил Исмәгыйлов мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев