Тубылгы Тау авылында яшәүче 95 яшьлек аксакал: «Хәрәкәт - ул тормыш!», - ди
Әлеге тыныч һәм сабыр табигатьле аксакал инде 20 ел Тубылгы Тау авылында яши, аны көн саен җирле мәчеттә күрергә мөмкин.
Абдурасул мамык игүчеләр гаиләсендә Үзбәк ССРның Каракалпакстандагы төркмән гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Бик иртә ятим кала - әнисе өченче баласын тудырганда үлә (кызы - сабые да исән кала алмый).
Абдурасул олы абыйсы белән әтисенең яңа гаиләсендә үсә һәм бик иртә авыр хезмәткә – мамык игү эшенә өйрәнә. Бөек Ватан сугышы вакытында ул авыл җирлеге белән янәшә узучы тимер юлларга хезмәт күрсәтә, рельсларны чистарта, аларның торышын теләсә нинди һава шартларында да тәүлек әйләнәсе күзәтеп тора.
Сугыштан соңгы елларда ул янә мамык кырында сугыштан соң илгә бик кирәкле чимал үстерә. Тырыш һәм намуслы хезмәткәрне тиздән бригадир итеп билгелиләр - эш көне азагында мамыкчылардан җыелган уңышны үлчәп ала. Сүз уңаенда, ул елларда мамыкны, нигездә, кулдан җыеп алалар – сыйфатлы чимал килеп чыккан.
Менә мамык кырында ул булачак хатыны - Тубылгы Тау авылыннан Нәсимәне очрата, комсомол юлламасы буенча 1980 елда Каракалпакка эшкә килгән була. Яшь аермасы зур булуга да карамастан, Абдурасул белән Нәсимә бер-берсен яратып, гаилә корганнар, өч бала туган.
Каракалпакстанда йорт салганнар, зур хуҗалык тотканнар.
- Барысына да өлгердек, басуда эшләргә дә, хуҗалыкны алып барырга да, - ди Нәсимә. - 10 сыер, бозаулар, үгезләр, кимендә 50 баш сарык асрадык. Ә бит мамык басуында эш бик авыр иде. Чәчүдән соң мамык басуына су өчен арыклар ясадык, аннары җәй дәвамында кул белән утау һәм 3-4 тапкыр йомшарту, аннан сугу - чеканка (уңышны арттыру максатыннан үсемлекләрнең өслеген алу) һәм урып-җыю декабрьгә кадәр дәвам итә.
- Без гаилә подрядын алдык, - дип дәвам итә Нәсимә (Абдурасул абый начар ишетә һәм сөйли), - һәм 7 гектар мәйданда мамык үстердек. Нигездә, кулдан җыйдык, шул рәвешле генә беренче сортлы чимал килеп чыга, димәк, түләү дә югарырак. Комбайн белән алынган мамык 3 сорт белән кабул ителә, чөнки анда катнашмалар күп була.
Гаилә Татарстанга 2000 елда Нәсимәнең әнисе вафатыннан соң кайтырга булган. Башта ул үзе генә кайткан, аннары гаиләсе белән әйберләрен алып кайтканнар. Кызганычка каршы, гомер буе җыйган әйберләрне юк бәягә саттык, ә йортны һәм автомобильне Абдурасулның туганнарына бушлай калдырдык», - дип искә ала Нәсимә.
Тубылгы Тау авылында алар, күп көч куеп, йорт салганнар, шулай ук байтак мал-туар асраганнар (сыерны узган ел гына сатканнар, асрау авыр булган). Хәзер хуҗалыкта сарыклар, тавыклар, бройлерлар, ә симертүгә үгез алалар. Печәнне үзләре үстерәләр, өч бакчада күпьеллык үләннәр чәчелгән.
Олы яшьтә булуга карамастан, бөтен хуҗалыкны һәм бакчаны Нәсимә белән бергә Абдурасул абый алып бара. «Хәрәкәт - ул тормыш» - ди ул.
Мөхәммәдовларның балалары инде зурлар, аларның үз гаиләләре, Нәсимә апаның һәм Абдурасул абыйның җиде оныклары үсә. Кызы Гөлнур гаиләсе белән шул авылда яши, ул китапханәдә эшли, икенче кызы Гөлназ педагог, гаиләсе белән Балык Бистәсе районында гомер итә. Ә улы Юлдаш гаиләсе белән Яңа Чишмәдә яши, котельныйда оператор булып эшли.
Балалары даими рәвештә әти-әниләре янына кайтып йөриләр, хуҗалык эшләрендә булышалар.
Нәсимә апаның (гәрчә ул бу хакта язмауны үтенсә дә) табигатьтән килгән кешеләрне дәвалау сәләте бар һәм районның кайбер кешеләре моның белән файдаланганнар.
Менә шулай гади авыл йортында, хатыны һәм балалары кайгыртуында гомер итүче Абдурасул бабай, кичә, 1 июльдә, үзенең 95 яшьлеген билгеләп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев