Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Тубылгытау шәһәрчеге буенча беренче экскурсия булган

Туристик маршрут "Мирасыбызны саклыйк" проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылган.

2021 елның 16 июлендә Тубылгытау шәһәрчеге территориясендә "Шәһәрчек: кичә һәм бүген" дип аталган экскурсия булып узган. Туристик маршрут 2020 елда ПАО "ЛУКОЙЛ" социаль проектлары арасында җиңгән (проект җитәкчесе Вафина А.Ю.) "Мирасыбызны саклыйк" проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылган.

Тубылгы Тау гомуми белем бирү мәктәбе директоры Нәфисә Хөсәенова кунакларның экскурсоводы булган. Ул туристларны Тубылгы Тау авылы тарихы белән таныштырган, Кала башының тарихи урыннарын күрсәткән.

"Безнең экскурсия -  ял көннәрен файдалы үткәрергә генә түгел, ә үз илебез тарихында үзең өчен ниндидер яңалык ачу, туган якның географиясен өйрәнү һәм - мавыктыргыч сәяхәт буенча яңа дуслар табу да. Тубылгытау шәһәрчеге - чын мәгънәсендә, Яңа Чишмә районының гаҗәеп урыны. Бу туристик маршрут безнең авылның бренды булыр дип өметләнәбез, - ди Тубылгы Тау авылының мәдәният йорты мөдире Айгөл Вафина. - Без район халкын һәм кунакларны көтеп калабыз, безгә рәхим итегез!".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X