Туган илне ярату балачактан башлана
26 апрельдә «Золотой ключик» балалар бакчасында Татарстанның алты муниципаль районы катнашында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләренең зона семинары узды.
Яңа Чишмә балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрнең иҗади номерлары, кунакларның тәҗрибә алмашу буенча презентацияләре белән шундый зур танып белү чарасын «Золотой ключик» инде икенче тапкыр оештыра. Исегезгә төшерәбез, былтыргы зона семинары балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрне Татарстан халыкларының милли мәдәнияте һәм гореф-гадәтләренә җәлеп итүгә багышланган иде. Быел биредә катнашучылар туган як традицияләре аша әхлакый-патриотик тәрбия темасы буенча фикер алыштылар. Әлеге балалар бакчасында балаларны халыкларның телен, гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен хөрмәт итеп тәрбияләү тәҗрибәсе тупланган, шуңа күрә семинар кунакларын нәкъ менә шушы учреждениедә кабат кабул итүләренә гаҗәпләнәсе юк. Безнең районнан анда «Улыбка» (Екатерина Бистәсе), «Ромашка» (Шахмай), «Ландыш», «Теремок», башлангыч мәктәп-балалар бакчасы (Яңа Чишмә), «Ләйсән», (Ленино), «Березка» (Черемухово Бистәсе) һәм «Колосок» (Чуаш Чабаксары) тәрбиячеләре катнашты.
Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре балалар белән бергә халык иҗаты: милли стильдә чигү, агачка рәсем төшерү эшләнмәләре күргәзмәсен тәкъдим иткәннәр, татар, рус, чуаш, әрмән милли ашларын әзерләгәннәр. Балалар семинарга рәсемнәр дә ясаганнар.
Традиция буенча чараны мастер-класслар ачты. Катнашучыларга Пасха йомыркаларын төсле салфеткалар белән бизәргә, агач панноларга милли орнаментлар төшерергә, имбир прәннекләре, искиткеч матур рус кокошниклары һәм кәгазьдән ак торна сыннарын ясарга тәкъдим иттеләр.
-Торналар сугыш кырларында һәлак булганнарның барысын да искә алуны символлаштыра. Вафат булган сугышчыларның җаннары бу матур ак кошларга күчә, дигән гыйбарәләр дә бар. Мастер - классны үткәргән тәрбияче Ландыш Батыршина сөйләгәнчә, кәгазьдән ясалган ак торналарны нәкъ менә һәлак булган солдатларның җаннары тынычлык тапсын өчен күккә очыралар. Шушы торналар тыныч күк йөзе өчен үз гомерләрен биргән Ватан Геройларының батырлыкларын онытмау һәм аларга рәхмәт символы булып санала.
- Бүгенге семинар бик мөһим һәм актуаль, чөнки ул туган якка мәхәббәт аша ике төп моментны: патриотик һәм әхлакый тәрбияне берләштерә, - дип мөрәҗәгать итте семинарда катнашучыларга район мәгариф бүлеге начальнигы Анна Бутина. - Ә без барыбыз да шуны беләбез, зур Ватанны - илебезне ярату нәкъ менә кече Ватанны яратудан башлана. Һәм аны кечкенәдән, балалар бакчасыннан ук өйрәтергә кирәк. Бу семинарны оештырган өчен балалар бакчасының талантлы иҗади коллективына һәм аның мөдире Любовь Михеевага зур рәхмәт.
Сәламләү сүзе белән шулай ук Халыклар дуслыгы йорты директоры Светлана Мартышова, Зирекле лицее директоры, Бөтендөнья татар конгрессының район бүлеге җитәкчесе Айрат Хамәтвәлиев һәм районның рус милли-мәдәни бүлеге рәисе Любовь Михеевалар чыгыш ясады. Семинарда чуаш РНКО рәисе Владимир Охотников та катнашты. Ә балалар бакчасында тәрбияләнүче баланың әнисе Анастасия Якушкина чуаш халык җырын башкарды.
Концерт программасын балалар «Дуслык әйлән-бәйләне» белән ачып җибәрделәр, Татарстан халыкларының биюләрен, җырларын һәм шигырьләрен башкардылар, аларның милли ризыкларын тәкъдим иттеләр. «Ландыш» балалар бакчасы, район үзәгенең башлангыч мәктәп-балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре дә игълан ителгән тема буенча иҗади номерлар күрсәттеләр. Элек «Золотой ключик» балалар бакчасына йөргән, ә хәзер мәктәп укучылары Айзилә Хәйруллина, Дарья Котова, шулай ук әзерлек төркеменнән Ксения Пузиковалар да чыгыш ясады. Бакчага йөрүче өлкән төркемдәге балалар Г.Тукайның «Кәҗә һәм сарык» әкиятенә нигезләнеп татар телендә костюмлы театр миниатюрасын күрсәттеләр.
Семинарда катнашучылар үзләренең педагогик технологияләре белән уртаклаштылар. Алар арасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларны чуаш халык әкиятләре мисалында тәрбияләү, «Идел буе халыклары серләре» квест-уены, халыклар мәдәнияте темасына үз җитештерүенең мультипликацион фильмнары һәм кәгазь планшетлары, патриотик тәрбиядә халык биюе, «Ватан нәрсәдән башлана» дигән төрле этнопроектлар, «Кече Ватан традицияләре» һәм башка күп нәрсәләр бар иде. Тәрбиячеләр үзләренең эш алымнары белән уртаклаштылар һәм башка районнардагы коллегалары тарафыннан эшләнгәннәрне игътибарга алдылар.
Алар үзләре дә тәкъдим ителгән «Туган якны белүчеләр» дигән эшлекле уенда катнаштылар: атап әйткәндә, Татарстан, Чувашия, Россия әләмнәре төшерелгән пазлларны җыйдылар, викторина сорауларына җаваплар бирделәр, кәгазь «алъяпкычларны» милли орнаментлар белән бизәделәр һ. б.
Бөек Ватан сугышы елларында һәм бүгенге көннәрдә СВО зонасында батырлык темасы - эмоциональ яктан көчле йомгаклау аккорды булды. Балалар «Хотят ли русские войны» җырын башкардылар. Любовь Михеева Курск дугасында һәм Белоруссияне азат иткәндә һәлак булган бабалары һәм аларның каберләренең ничек табылуы, шул урыннарга үзләренең дә барып кайтулары турында сөйләде.
Экранда 2022 елның мартында махсус хәрби операциядә һәлак булган якташыбыз Данила Малолетков турында фильм күрсәтелде. Аның кече сеңлесе, «Золотой ключик» балалар бакчасы тәрбиячесе Регина Малолеткова «Встанем!» җырын башкарды. Аның чыгышын халык басып тыңлады.
Семинарга балалар бакчасы музеенда «Без хәтерлибез! Без горурланабыз!», дип язылган һәм Даниланың фотосы куелган, шулай ук Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән тугыз район кешесенең исемнәре язылган мемориаль такта булдырганнар. Семинарга Регина абыйсының Батырлык Орденын, аның шәхси әйберләрен: исемле сәгатьләрен, хәрби фуражкасын алып килгән иде.
Ахырдан нәтиҗәләр ясалды. Чирмешән районы балалар бакчалары мөдирләре һәм мәгариф бүлеге вәкиле Ләйсән Әхмәтшиналар бик матур оештырылган чара өчен рәхмәт белдереп, чыгыш ясадылар. Һичшиксез, семинар балалар өчен дә, аларны тәрбияләүче өлкәннәр өчен дә файдалы булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев