Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Тукайны искә алып

26 апрельдә Татарстан һәм татар халкы бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуны билгеләп үтте.

Г. Тукайның туган көненә карата Чаллы Башы мәдәният йортында районкүләм «Татар сүзе» бәйгесе булып үткән. Бу хакта редакциягә Чаллы Башы АМЙ мөдире Илсөяр Дәүләтшина хәбәр итте.

-«Өмет» балалар театры бәйрәм кунакларын Тукайның әкият геройлары образларында каршы алды һәм кичә А.Шәрипҗанованың «Юри-Мари чын катыш» пьесасыннан өзек белән башланып китте. Бәйгедә 5 яшьтән алып 70 яшькә кадәрге шигърият сөючеләр көч сынашты. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, барлык катнашучылар да зур тырышлык белән әзерләнгән. Жюри әгъзаларына нәтиҗә ясау җиңел булмады. Ләкин нәтиҗәләр нинди генә булмасын, шигъриятне ярату катнашучыларга рухи байлык, бердәмлек өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев