Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

«Тылсымлы маҗаралар эзләп»: Яңа Чишмә балалары өчен күңел ачулар

Яңа Чишмә район балалар китапханәсе хезмәткәрләре балалар өчен маҗаралы һәм тылсымлы атмосфера булдырырга тырышканнар. Алар «Кыш бабайның сандыгын тап» дип аталган квест - уенннар үткәргәннәр.

4 гыйнварда «Сквер» паркында шау-шулы һәм күңелле булган. Юлия Михайлова, балаларны каршы алганда, аларга Кыш бабайдан хат алуы турында сөйләгән, анда ул «Тылсымлы сандык»ны табуларын сораган. Сандыкны Убырлы карчык яшергән. Аны табу өчен берничә биремне үтәргә кирәк булган.  Балалар Кыш Бабай үтенечен бик теләп кабул иткәннәр һәм  сандыкны эзләргә керешкәннәр: табышмаклар чишкәннәр, хәрәкәтле уеннарда катнашканнар. Балалар квестның барлык биремнәрен үтәп, тәм-томнар салынган тылсымлы сандыкны тапканнар. Балаларга  бик күңелле булган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев