Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Төзелеш график буенча алып барыла

Яңа Чишмәдә быел  Ленин  урамында җәяүлеләр  зонасы төзелеше, Ленин һәм Совет урамнарында күп фатирлы ике йортка ремонт эше  алып барыла. Район  төзелеш, архитектура һәм ТКХ бүлеге начальнигы Валентина Извекова әлеге объектларда хәзер ниләр эшләнүе  хакында  сөйләде.

 

Реклама


- Ленин урамында  (“Ленин урамы буйлап сквер“) күп фатирлы йортлар янәшәсендәге территорияне төзекләндерүгә республика һәм федераль бюджеттан 6,5  млн сум акча бүлеп бирелгән. Төзелешне җәмәгатьчелек киңлекләрен төзекләндерү программасы буенча ШЭ “Сабиров Ш.Ш.“ подряд оешмасы алып бара. Бүгенгесе көнгә бүлеп бирелгән акчаның 90 %ы үзләштерелгән. Хәзергесе вакытта җиһаз сатып  алалар, аннан ул урнаштырылачак, шул исәптән 3 яшькәчә булган балалар  өчен балалар мәйданчыгы да, яшүсмерләр  өчен спорт тренажерлары да булачак. Яхшы койма, видеокүзәтү, күләгәле япмалар урнаштырып, скверны да  төзекләндерергә уйлыйбыз. Җәмәгатьчелек киңлекләрен төзекләндерү буенча булган планнардан 2019 елда пляжны төзекләндерү планлаштырылган.
Күп фатирлы йортларга капиталь ремонт эшен “Блокстрой“ ҖЧҖ алып бара. Торакка капиталь ремонт республика программасы буенча – Ленин урамындагы 29 нчы номерлы йортка 1 млн. 470 мең сум һәм Совет урамындагы 82 нче номерлы йортка 2 млн. 660 мең сум акча бүлеп бирелгән. Совет  урамындагы йортта түбәгә (40 % башкарылган – мәгълүматлар 29 сентябрьгә) һәм подъездларга (12 % башкарылган) ремонт эшләре бара, Ленин урамындагы йортта бинаны фасадны җылытып ремонтлыйлар (90 % башкарылган). Барлык  эшләр дә график буенча алып барыла.


Ольга Иванова.
Автор фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев