Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Төзелеш өлкәсендә коррупцион хәвеф-хәтәр турында

Яңа Чишмә муниципаль район территориясендә түбәндәге торак программалары эшли:

- социаль ипотека;
- 2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәрге чорга авыл территорияләренең тотрыклы үсеше;
- 2005 елның 1 мартыннан соң исәпкә баскан Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту;
- ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм калган балаларның һәм ятим балаларның һәм алар исәбендәге шәхесләрнең торак шартларын яхшырту;
- авыл җирлегендә торакны арендалау.
Алда атап үтелгән программалар төзелеш өлкәсендә коррупцион хәвеф-хәтәрләргә дучар булырга мөмкин, бу бигрәк тә алда атап үткән программалар буенча торак бина алу өчен документлар бирү стадиясеннән башлап алда атап үткән программалар буенча торак бинага теркәү документларын алу стадиясе беткәнчегә кадәр килеп чыгарга мөмкин.
Мондый очракларны булдырмас өчен төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге тарафыннан район башлыгы ярдәмчесе белән берлектә коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча алда атап үтелгән программалар буенча торак бина алуга гражданнарны исәпкә куюда даими контроль алып барыла. Әлеге эшләрне тәэмин итү өчен түбәндәгеләр кулланыла:
- ведомствоара үзара бәйләнештә булуның электрон юлы аша запрослар үткәрү;
- ведомствоара үзара бәйләнештә булуның электрон юлы белән кергән информацияне тикшерү;
- алда аталган программалар буенча торак бина бирүгә гражданнарның документлар җыелмасына анализ;
- төзелеш барган яки төзелгән торак биналар урынына баруны оештыру (бу очракта төзелеш өлкәсендәге күзәтчелек тармагы белгечләренең ярдәме кирәк булачак);
- торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булу сыйфатында исәпкә кую турында карар чыгарылып (яисә исәпкә куюдан баш тарту турында карар кабул ителә) Яңа Чишмә районында торак мәсьәләләре буенча иҗтимагый комиссиядә материалларны карап тикшерү.
2017 елның үткән чорында Яңа Чишмә районында коррупциягә каршылык күрсәтүдә эшне координацияләү (яраштыру) буенча комиссия утырышларының берсендә вазыйфаи бурычларны үтәгәндә мәнфәгатьләр низагына китерүче яки китерергә мөмкин булган шәхси кызыксынулар туу турында уведомление карап тикшерелде. Әлеге уведомлениеның эчтәлеге төзүгә (төзелешкә) рөхсәт бирү буенча карар кабул итүгә кайтып калды. Барлык шартларны исәпкә алып комиссия төзүгә (төзелешкә) рөхсәт биргәндә муниципаль хезмәттә мәнфәгатьләр низагы булмауны тану турында карар кабул итте.
Валентина ИЗВЕКОВА, район башкарма
комитетының төзелеш, архитектура һәм ТКХ
бүлеге начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев