Төзелеш һәм капиталь ремонт
Канализация, агынты һәм яңгыр суларын чистарту өлкәсендәге яңа таләпләрне исәпкә алып, күп кенә предприятиеләр өчен чистарту корылмаларын реконструкцияләү төп бурыч булып тора
Чөнки су чистартуның сыйфатына турыдан-туры әйләнә-тирә мохитнең куркынычсызлыгы, шулай ук районда санитария-эпидемиология вәзгыяте бәйле.
Яңа Чишмәдә бу бурычны «Инженерлык челтәрләрен газлаштыру фонды» дәүләт казна учреждениесе ярдәме белән башкарып була, ул 2018 елда Яңа Чишмә авылындагы чистарту корылмаларын капиталь ремонтлау өчен 10 млн.сум бүлеп биргән, ә быел объектны ремонтлауны дәвам итү өчен 34 млн. сум бүлеп бирелгән.
- Чистарту корылмасын ремонтлауның төп этаплары тәмамланды инде, - ди җитәкченең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Ренат Габетдинов, - станция буенча ремонт эшләре проект-техник бирем нигезендә тәмамланды, эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре ахырына якынлаша. Әзер объектны файдалануга тапшыру, планлаштырылганча, 2019 елның ноябрендә булыр дип уйлыйм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев