Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Уйна, балкы, Питрау!

12 июльдә, изге апостоллар Петр һәм Павелны искә алу көнендә, Ленино авылында Авыл көне - Питрау бәйрәме узды.

Питрау (Петр көне) керәшен һәм русларның иң зур бәйрәмнәренең берсе. Хәзергесе вакытта әлеге бәйрәм бу халыкларның үзенчәлекле традицияләрен һәм мәдәниятен сакларга ярдәм итә.

Бәйрәм чарасын Гаилә елына һәм изге Петр һәм Павел көненә багышланган композиция ачты.

Изге Дмитрий Солунский гыйбадәтханәсе башлыгы Сергий атакай авыл халкын һәм кунакларын бәйрәм белән котлады.

Бәйрәмгә район башлыгы Вячеслав Козлов һәм керәшеннәр иҗтимагый оешмасының Яңа Чишмә бүлекчәсе әгъзасы Михаил Борисов чакырылган иде.

Авыл халкын һәм кунакларын Ленино авыл җирлеге башлыгы Светлана Питеркина сәламләде, ул СВОда катнашучыларга һәм аларның әти-әниләренә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. Бәйрәмдә катнашучыларга сәламәтлек, бәхет һәм тынычлык теләде.

Вячеслав Козлов чарага килүчеләргә котлаулар белән мөрәҗәгать итте. Ул авылны төзекләндерүгә зур өлеш керткән Ленинода яшәүче Александр Константиновка район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. 

Ленино башкарма комитеты авылның актив кешеләрен, гаилә юбилярларын һәм юбилейлы туган көннәрен билгеләп үтүчеләрне бүләкләде. Маркеловлар гаиләсе быел зөбәрҗәт туйларын, Сущенко гаиләсе рубин туйларын билгеләп үткәннәр. Ире белән өч баланы тәрбиягә алган Наталья Назаровага Рәхмәт хаты, ә бүләкләнүчеләрнең барысына да җылы котлаулар белән, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Бәйрәмдә кич буе артистлар: «Илем» чуаш халык ансамбле, Түбән Кама районыннан «Троица» керәшен фольклор коллективы, «Родничок» балалар вокаль төркеме, «Околица» халык вокаль төркеме, «Сурэкэ» халык фольклор коллективы, Дарья Зайцева, Зөбәрҗәт Дубровина, Марина Сапарева, Касыйм Тимербулатовлар чыгыш ясады. Барлык артистлар Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

әйрәмдә катнашучылар спорт уеннарында һәм халык күңел ачуларында: гер күтәрүдә, армрестлингта, аркан тартышуда, көянтә асып йөгерүдә, капчыклар белән көрәштә, арбалар белән йөгерүдә, бүрәнә кисүдә, «Иң яхшы мунча себеркесе» конкурсында катнаштылар. Балаларга «Призны кисеп ал» конкурсы бик ошады. Уеннарда һәм конкурсларда җиңүчеләрнең барысын да кыйммәтле бүләкләр белән сөендерделәр.

Бәйрәм көнендә кичкә кадәр музыка яңгырады. Чара бик тә күңелле үтте!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев