“Укучыларым миңа ышаналар...”
Татарстан һәм Россия мәгариф министрлыгыннан дистәләгән Мактау грамоталары, өч ел рәттән “Иң яхшы укытучы” конкурсы җиңүчесе, ике ел рәттән ПНПО җиңүчесе, Татарстан Дәүләт Советы, БТКныннан күп санлы Рәхмәт хатлары... Югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кадрия Кыям кызы Гыйльманованың сайлаган һөнәренә мөнәсәбәте һәм эшенең нәтиҗәләре турында сөйләүче кайбер фактлар гына болар.
Без бүген мөгаллим белән аның тормыш принциплары һәм кыйммәтләре турында сөйләшәбез.
-Кадрия, үз һөнәренә тугъры кешеләр арасында лаеклы урын алып торасың син. Һәм, яраткан эш нәтиҗәләрен дә мул бирә – укучыларың да, үзең дә бик күп уңышларга ирешеп торасыз. Хәтта биредә санап китү дә мөмкин түгел - берничә биткә сузылган исемлек булыр иде ул. Ничек килдең син укытучы һөнәренә?
-Быел укытучы булып эшләвемә 36 ел була. 1990 елдан, 19 яшемнән Чаллы Башы мәктәбендә укытучы булып эшли башладым, хәзер Шахмай мәктәбендә яраткан эшемне дәвам итәм.
8 нче классны бетереп, директор Әсхать абый Хисмәтуллин янына кергәч, ул минем каршыма ике юллама китереп салды. Син укытучы булачаксың, я Минзәлә училищесына, я Арча педучилищесына бар, диде. Ул вакытта Кама аша күпер юк иде әле, йөрүе җайсыз иде, шунлыктан мин Минзәләгә барырмын, дип кайтып киттем. Икенче көнне килгәч, анда төркемнәр тулган, кабул итмиләр икән, Арчага барырсың инде, дип каршы алды директорыбыз. Шулай итеп, данлыклы Арча педучилищесына барып эләктем, аны кызыл дипломга тәмамладым һәм беркайчан да укытучы булуыма үкенмәдем. Башка һөнәр иясе булу турындагы уй башыма да килгәне булмады. Үз эшемне бик нык яратам.
-Укытучы өчен иң кадерле сүзләр нинди ул синең өчен? Күңелгә тигән иң авыры нинди?
- Әгәр элеккеге укучыларым да, бүгенге укучыларым да ерактан күреп алып, “Кадрия апа, исәнмесез” дип дәшсәләр, мин инде бик бәхетле. Ә күңелемә тигән иң авыр сүз – “татар теле нәрсәгә кирәк ул?” дигән сүз.
Әле күптән түгел генә бер укучым дәрестә “ул татар теле нәрсәгә кирәк соң? Миңа бит аның белән сөйләшергә кеше юк”, - дип куйды. Мин аптырап: “Өйдә әти-әтиең белән сөйләшмисеңмени?” – дип сорадым. Әни белән әтинең минем белән сөйләшеп утырырга вакыты юк, ди бу. Әниең яки әтиең янына барып, “әни, шулаймы?”, “әти, шулаймы?” дип тә сорамыйсыңмы, дим һаман да гаҗәпләнүдән туктамыйча. “Юк, аларның вакытлары юк. Башта эштә, аннары терлекләр янына чыгып китәләр, аннары ашыйлар да яталар инде алар”, ди укучым. Бу бала көннәр буе телефонда уйнап вакытын үткәрә.
Башка балаларга: “Әниегез белән күбрәк аралашыр өчен сез нишләр идегез?”- дип сорау бирдем. Бер бала, ахыр чиктә әни янына эшенә барыр идем, диде. Монысына куандым, билгеле. Нигә кирәк диючеләре дә, әле ярый мин татарча сөйләшәм диючеләре дә бар балаларның.
-Бик күп сәләтле балаларны зур юлга чыгарган кеше син. Алсу Сәлахова, Фирүзә Ибраһимова, татар теле укытучылары Айгөл Хассарова, Алинә Мирьякупова, Энҗе Дәүлетшина – берничәсен генә атап үтәм. Бу игелекле юнәлештә үз системаң бардыр синең, шулаймы?
- Сәләтле бала – ил күрке. Алар табигатьтән сәләтле булып туалар, Аллаһы тәгалә шундый балалар тудыра. Ә без укытучылар, вакытында, кечкенә сыйныфларда ук аларны күреп алып, рухландырып, бераз ярдәм итеп җибәрергә бурычлы. Әлеге бала белән мәктәп программасыннан тыш эшли башларга кирәк. Әлбәттә, иң элек дәрес материалын бик әйбәтләп төшендерергә кирәк. Аннары ул шуннан үзе аерылып китә инде – ул үзенә тагын да күбрәк кирәк булуын сизеп ала. Аны төрле конкурсларга, конференцияләргә тарта башлыйсың, һәм ул көннән-көн күбрәк ачыла бара.
Минем девизым бар. “Син бернәрсәгә дә борчылма, җиңсәң – әйбәт, җиңмәсәң дә начар түгел,” - дим мин укучыларыма. Берәр конкурс яки олимпиададан чыккач та, алар минем күзләремә куркып карамый инде. “Син – җиңүче, монда кадәр килергә кирәк әле. Синең тирә-ягыңда барысы да синең кебек көчле балалар, һәм әлбәттә, алар арасында җиңүче дә, җиңелүче дә була” дигән сүзләремне белә алар.
Шуңа алар миңа ышаналар, миннән беркайчан да шелтәле сүз ишетмиләр. Әгәр нәтиҗә уңай булмаган икән, димәк, гаеп миндә дә бар – мин нәрсәдер эшләп җиткермәгән, мин нәрсәгәдер өйрәтеп бетермәгәнмен.

-Үзеңнең нинди уңышларың белән аеруча да горурланасың?
-Инде шактый еллар татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадаларында җиңүләр яулап киләбез, кайбер елда алар берничә дә була. Ун укучым төрле елларда республика күләмендә татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиадаларда җиңү яулады, араларында бер егет тә бар. Бу – укучы белән укытучының уртак зур хезмәте, тырышлыгы нәтиҗәсе һәм, әлбәттә, горурлык та уята.
-Бүгенге көндә ниләр борчый, ниләр шатландыра сине?
-Борчыган нәрсәләрнең берсе – балалар китап укымый, авыл баласы татарча сөйләшсә дә, күп сүзнең мәгънәсен белми. Кечкенә балалар белән өйдә аз сөйләшәләр – шунысы да борчый. Башлангычка килгәндә, р, ш, з кебек авазларны әйтә белмәүче балалар да була. Бу – бала күп вакытын телефон белән утырып, үзара сөйләшмәү бәласе.
Шатландырганы – хәзер авыл баласына да республикада гына түгел, Россиядә дә үзен күрсәтү, сәләтләрен үстерү мөмкинлеге бар, җаны теләгән конкурсларда катнаша, грантлар ота ала. Баланың укырга яки сәләтләрен үстерергә теләге булса, хәзер мөмкинлекләр бик зур.
- Кызларыгыз да бик сәләтлеләр дип хәтерлим. Оныкларга да күчкәнме әби-бабаларының, әти-әниләренең сыйфатлары? Татарча сөйләшәләрме?
-Сөйләшәләр. Камилә оныгым 3 яшендә “Шаян ТВ” да катнашып, Г.Тукайның “Гали белән кәҗә”сен, ә биш яшендә Йолдыз Шәрәпованың “Кыңгыраулы бозау” шигырен сөйләде.
-Тормыш принципларың белән дә уртаклаш әле.
-Тормыш принципла-рымның иң беренчесе – эшне вакытында эшлә. Икенчесе - бирелгән эшне җиренә җиткереп башкар. Һәм алдамыйча яшәргә тырыш – бер төрле сөйләп, икенче төрле эшләп түгел. Сүзең белән эшең бер булсын.
-Бәхет ул синең өчен...
...мин яраткан бөтен кешенең исән-сау булуы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев