Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Үләт базларының торышы тиешле хәлдә

Яңа Чишмә районында себер түләмәсеннән үлгән терлекләр өчен 8 үләт базы һәм 11 биотермик чокыр бар.

Себер түләмәле үләт базларының барысы да тиешле хәлдә. Тирә яклары тотып алынган, терлекләр җирләнгән урында бетон саркофаг урнаштырылган, тиешле күрсәткечләр куелган.

Барлык 11 биотермик чокырлар яны тотып алынган, чокырлар өстендә капкачлар, суырткыч торба, йозак куелган капка бар, барлык күрсәткечләр дә урнаштырылган.

Үләт базлары һәм биотермик чокырлар республика балансында тора. Агымдагы елда Акбүре авыл җирлеге территориясендә урнашкан биотермик чокырны ремонтлау планлаштырыла.

Игътибар! Үләт базлары һәм биотермик чокырлар янында терлекләр көтү, шул исәптән электр көтүчеләрен урнаштыру, җир эшләрен башкару тыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев