Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдә яшәүче берәүне 1 млн. сумга алдамакчы булганнар

Узган атнада эчке эшләр бүлегенең кизү часте тарафыннан 31 хәбәр теркәлгән, 3 җинаять эше кузгатылган.

Аңлы рәвештә милеккә зыян салу

2021 елның 14 июлендә кичке сәгать 10нар тирәсендә исерек хәлдәге гр. Б. Яңа Чишмәдәге Чернышевский урамындагы бер йорт ишегалдында гр-ка И.ның «Шкода» а/м кузовына аңлы рәвештә зыян салган.

Мошенниклык

2021 елның 13 августында сәгать 14.00дән 20.00гә кадәр билгесез затлар алдау юлы белән үзләрен банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләре дип атап чит затлар тарафыннан кулланучылар кредитын алуны булдырмау тәкъдиме белән мөрәҗәгать итеп (янәсе, банкка гр. Ф. исеменнән гариза кергән) гр.Ф.ны 1 млн. сумлык кредитка гариза тутырырга ышандырырга тырышалар. Мошенникларның берничә шалтыратуыннан соң гр. Ф.алга таба акчаларны башка счетка күчерүдән баш тарта һәм моның белән үзен зур күләмдә мошенниклыктан коткарып кала.

Урлау

2021 елның 2 июлендә Екатерининская Бистәсендә яшәүче гр. С. һәм гр. Ш., исерек килеш, гр. П.ның ишегалдыннан 3750 сумлык (200 кг.) металл ватыклары урлыйлар.

Исерек килеш руль артына

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 38 машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылган, шуларның берсе – 66 яшьлек гр. Ш., ул исерек килеш а/м белән идарә иткән. Аңа 30 мең сум штраф һәм 1,5 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев