Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Урак алдынгыларына кызыл әләмнәр һәм премияләр тапшырылды

Район авыл хуҗалыгы идарәсе урып-җыюда комбайнчылар һәм машина йөртүчеләр арасында хезмәт ярышының өченче атнасына йомгак ясады.

Комбайннарның беренче төркемендә «Козлова М.И.» КФХдан тәҗрибәле механизатор Михаил БАРСУКОВ җиңүче дип танылды, ул «ТУКАНО» комбайнында атна эчендә 345 тонна ашлык суктырган (урып-җыю эшләре башланганнан бирле 676 тонна).

Комбайннарның икенче төркемендә «Архангельское» КФХ» ҖЧҖдән Александр ЕМУРАНОВ лидер булды, ул урып-җыю эшләре башланганнан бирле «ПАЛЕССЕ» комбайнында 384 тонна ашлык суктырган. Аңарда ярдәмче булып Николай ДЕМИДОВ намус белән эшли.

Өченче төркем комбайннарда атна җиңүчесе булып «Козлова М.И.» КФХдан Дмитрий ТЕМНИКОВ танылды. Ул «Дойч Фар» комбайнында урып-җыю эшләре башланганнан бирле 290 тонна ашлык суктырган (атна эчендә - 109 тонна).

Ә комбайннарның дүртенче төркемендә «Агро-Основа» ҖЧҖдән Ришат ХӘМЗИН атна лидеры дип танылды. Ул СК-5 «Нива» комбайнында атна эчендә 138 тонна ашлык суктырган (урып-җыю эшләре башланганнан бирле 250 тонна).

Машина йөртүчеләр арасында иң яхшы күрсәткечләр «Козлова М.И». КФХдан Фирдүс ГАЗИЗОВта, ул КамАЗ машинасында атна эчендә комбайннардан ындыр табагына 549 тонна ашлык ташыган.

Комбайнчыларга, аларның ярдәмчеләренә һәм шоферга атна йомгаклары буенча ирешкән күрсәткечләре өчен  кызыл әләмнәр һәм акчалата премияләр тапшырылды:  комбайнчыларга - 4әр мең сум, ярдәмчеләргә - 1әр мең сум, ә шоферга - 2 мең сум. Кызыл әләмнәрне һәм премияләрне район башлыгы Вячеслав Козлов һәм районның авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомоловлар тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев