Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Урак алдынгыларына премияләр һәм кызыл әләмнәр тапшырылды

Район авыл хуҗалыгы идарәсе урып-җыюда комбайнчылар һәм машина йөртүчеләр арасында чираттагы хезмәт ярышы атнасына йомгак ясады.

Комбайннарның беренче төркемендә «Агро-Основа» ҖЧҖдән Владимир НЕСТЕРОВ кабат җиңүче булды (икенче атна рәттән). Ул «Класс-Лексион» комбайнында атна эчендә 229 тонна ашлык суктырган (урып-җыю башыннан бирле 907 тонна).
Комбайннарның икенче төркемендә «Игенче» ҖЧҖдән Юрий ОВЧИННИКОВ атна лидеры дип танылды. Ул Дон-1500 комбайнында атна эчендә 214 тонна ашлык суктырган (урып-җыю башланганнан бирле 393 тонна).
Шул ук хуҗалыктан Николай ПЕТРОВ комбайннарның өченче төркемендә атна лидеры дип танылды. Ул «Мега» комбайнында 7 көн эчендә 212 тонна ашлык суктырган (урып-җыю башыннан бирле 422 тонна).
Ә комбайннарның дүртенче төркемендә «Суворов Д.А.» КФХдан Михаил КОЗЫРЕВ алдынгы булды. Ул СК-5 «Нива» комбайнында атна эчендә 213 тонна ашлык суктырган (урып-җыю башыннан бирле 562 тонна).
Машина йөртүчеләр арасында иң яхшы күрсәткечләр «Игенче» ҖЧҖдән механизатор Петр АРХИПОВта, ул МТЗ тракторында атна эчендә комбайннардан ындыр табагына - 414 тонна, ә урып-җыю башыннан бирле 798 тонна ашлык ташыган.
Атна йомгаклары буенча ирешелгән күрсәткечләр өчен механизаторларга премияләр һәм кызыл әләмнәр тапшырылды. Комбайнчыларга - 4әр мең сум, трактор йөртүчегә – 2 мең сум.
Кызыл әләмнәрне һәм акчалата премияләрне район башлыгы Вячеслав Козлов һәм районның авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомоловлар тапшырды.
Бөртекле культуралар уңышын җыеп алу тәмамлануга бәйле рәвештә, күпчелек хуҗалыкларда атна саен хезмәт ярышына йомгак ясауны туктату турында карар кабул ителде. Әмма көзге кыр эшләре дәвам итә һәм алар тәмамланганнан соң иң яхшы комбайнчыга «Шевроле-Нива» автомобиле тапшыру белән йомгак ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев