Үзара салым акчалары үзләштерелә
Яңа Чишмә районы буенча республика субсидияләрен исәпкә алып, барлыгы 15,4 млн сум акча җыелган.
Атна башына башкарылган эшләр һәм хезмәтләр өчен 741 мең сум күчерелгән, 720 мең сумга якыны - лимитта.
Барлык авыл җирлекләрендә дә эшләр алып барыла, тиешле контрактлар һәм килешүләр төзелгән. Акбүре һәм Зирекле җирлекләрендә акча үзләштерү белән яхшы шөгыльләнәләр.
Исегезгә төшерәбез, 9 млн сумнан артык үзара салым акчасы (63%) юл - урам челтәрләрен норматив хәлгә китерүгә, якынча 2,5 млн сум (17%) - суүткәргеч челтәрләрен төзүгә һәм ремонтлауга, 1,3 млн сум (9%) - зиратларны ремонтлауга һәм төзекләндерүгә, калганнары кышкы вакытта юлларны карап тотуга һәм җәй көне чүп үләннәрен чабуга, яктырткычларны яңартуга, чишмәләрне төзекләндерү һ. б. сарыф ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев