Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Үзара салым акчаларының 30%тан артыгы үзләштерелгән

Яңа Чишмә районы буенча, республика субсидияләрен исәпкә алып, барлыгы 15,4 млн сум җыелган.

Атна башына башкарылган эшләр һәм хезмәтләр өчен 2,3 млн сум күчерелгән, 2,4 млн сум – лимитта.

 Эш барлык авыл җирлекләрендә дә алып барыла, тиешле контрактлар һәм килешүләр төзелгән. Акбүре һәм Зирекле АҖләрдә юл-урам челтәрләрен норматив хәлгә китерү буенча эш башкарылган инде.
- Барлык эшләрне район вәкилләре катнашындагы компетентлы комиссия кабул итәргә тиеш, иң мөһиме -  эш сыйфатлы башкарылсын, - дип билгеләп үткән район башлыгы Вячеслав Козлов.

Исегезгә төшерәбез, 9 млн сумнан артык акча юлларны һәм урамнарны яхшыртуга, 2,5 млн сум тирәсе - суүткәргеч челтәрләрен төзүгә һәм ремонтлауга юнәлдерелгән (эшне кабул итүдә ТКХ МУП вәкилләре катнашырга тиеш, чөнки алар моны үзләре эксплуатацияләячәк).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев