Районның шәхси һәм крестьян-фермер хуҗалыклары продукциясе 17 сәүдә ноктасында сатылган.
Кичә, 21 ноябрьдә, Яңа Чишмә районы Казанда үткәрелгән чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашкан. Ярминкәгә авыл җирлекләре, крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар үз продукцияләрен алып барганнар.
Яңачишмәлеләр шәһәр халкына авыл хуҗалыгы товарларының киң ассортиментын тәкъдим иткәннәр: ат, сыер, дуңгыз, сарык, кош-корт ите, бал, сөт һәм сөт продукциясе, яшелчәләр . Боларның барысын да 17 сәүдә палаткасында сатып алырга мөмкин булган.
Нет комментариев