Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Үзләрен кирәкле итеп хис итәләр

Изге Рамазан аенда Яңа Чишмә Картлар йортында яшәүчеләрне игътибарсыз калдырмаганнар.

Изге Рамазан аенда игелекле кешеләр Яңа Чишмә Картлар йортында яшәүчеләргә тәмле пироглар, җиләк - җимешләр, яшелчәләр, кайнар бәлешләр, төрле тәм-томнар алып килеп торганнар һәм башка төр ярдәм дә күрсәткәннәр.
Учреждение җитәкчеләре үз карамагындагылар өчен сөенә, чөнки алар турында Картлар йорты хезмәткәрләре генә түгел, ә башка кешеләр дә кайгырта, игътибар күрсәтә.
«Бездә яшәүче әби-бабайлар үзләрен җәмгыятькә кирәкле итеп хис итәләр, барлык игелекле кешеләргә үзләренең рәхмәтләрен җиткерәләр. Һәм без бергәләп барыгызга да исәнлек-саулык, бер-берегез белән аңлашып, бар нәрсәгә дә шатланып - сөенеп яшәвегезне телибез! Ходай беребезне дә ярдәменнән ташламасын»,- дип язылган аларның ВКдагы төркемдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев