Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Вакыт безне сайлады

Быелгы язгы чакырылышта районнан 14 егет армия сафларына алыначак.

 Яңа Чишмәдә «Призывниклар көне» традиция буенча обелискка чәчәкләр куеп, һәлак булган сугышчылар һәйкәле янында митингтан башланды.

Егетләрне хәрби хезмәткә озатырга аларның туганнары, дуслары, авыл җирлекләре башлыклары, район мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары, оешма һәм предприятие җитәкчеләре җыелды.

Бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары арасында хезмәт ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, локаль хәрби бәрелешләрдә катнашучылар, СВО зонасыннан кыска вакытлы ялга кайтучы солдатлар бар иде.

Тантаналы чарада район башлыгы Вячеслав Козлов һәм Чистай шәһәре, Чистай һәм Яңа Чишмә районнары буенча хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Андрей Пичушкиннар катнашты. Сроклы хезмәткә язгы чакырылыш турындагы Боерык белән танышканнан соң, сүз Радик Әсмәтуллинга бирелде, ул барлык  хәрби хезмәткә чакырылучылар исеменнән  хәрби бурычны намус белән үтәргә вәгъдә итте.

Митингтан соң егетләр чакырылыш комиссиясен үттеләр.

Сәгать 11дә хәрби хезмәткә чакырылучылар мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән музыкаль чыгышларны карадылар, алар арасында: Юрий Киселев һәм әфган сугышы ветераны Сергей Хорьков дуэты башкаруындагы «Война - не мамка» җыры чарада катнашучыларның күңеленә үтеп керде. Шулай ук Яңа Чишмә АМЙ хезмәткәрләре, «Архангельская краса»,  балалар сәнгать мәктәбенең хореография ансамбле дә үз чыгышларын тәкъдим иттеләр.

Якташларының үгет-нәсыйхәтләреннән һәм җылы теләкләреннән илһамланып, егетләр «Олимп» спорткомплексында ВФСК ГТО нормативларын тапшыруда үз көчләрен һәм осталыкларын сынап карадылар.  Хәрби хезмәткә чакырылучы егетләр атуда, тартылуда һәм башка күнегүләрдә яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. 

Аннан соң «түгәрәк өстәл» артында быелгы чакырылышка эләгүче егетләрнең физик һәм рухи әзерлеге тиешле дәрәҗәдә булуы турында сөйләштеләр,  булачак солдатлар СВО зонасыннан кыска вакытлы ялга кайтучылар белән очраштылар. 

Әңгәмә барышында Россия өчен авыр вакытта нәкъ менә аларга үз халкының мәнфәгатьләрен якларга туры киләчәге турында фикер алыштылар. 

Хәрби хезмәткә китүчеләрнең «СВОдагы хәрбиләргә төп таләпләр нинди?» дигән сорауларына тәҗрибәле солдатлар: «Командирларның боерыкларын төгәл үтәргә. Бу - сугышта үзеңә куелган бурычны, хезмәттәшләреңнең һәм үз гомереңне саклап калып үти алачаксың, дигән сүз».

СВОдагы хәрбиләр «сугышчан рухны якташларыңнан һәм туганнарыңнан килгән хәбәрләр ныгыта», диделәр һәм аларга мондый ярдәмнең бик нык кирәк булуынт әйттеләр.

Район башлыгы Вячеслав Козлов Яңа Чишмә районында яшәүчеләрнең мобилизацияләнүчеләр өчен ышанычлы тыл булдыруын билгеләп үтте, егетләргә Җиңү белән өйләренә кайтуларын теләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X