Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Ватанга хезмәт итәр чак

17 яңачишмәле быел көзен Россия армиясенә сроклы хезмәткә алына.

Көзге чакырылыш - 2024

18 октябрьдә Яңа Чишмәдә Мәңгелек ут каршындагы мәйданда хәрби хезмәткә чакырылучылар көнен билгеләп үттеләр. Хәрби хезмәткә чакырылучыларны котларга һәм аларга үзләренең теләкләрен җиткерер өчен әти-әниләр, туганнары, дуслары, яшьармиячеләр һәм районның рәсми затлары җыелган иде.

Митингны патриотик рухтагы шигъри юллардан башлап җибәрделәр. Алып баручылар призывникларга мөрәҗгать итеп, быелгы көзге чакырылышта безнең районнан 17 егет Россия армиясе сафларына китәчәген әйттеләр һәм сүзне Яңа Чишмә муниципаль район башлыгы Вячеслав Козловка бирделәр.

Хәрби хезмәткә чакырылучыларга Чистай һәм Яңа Чишмә районнары хәрби комиссары Лилия Әбделвәлиева, район ветераннар     Советы рәисе Александр Скоков һәм Изге Троица храмы башлыгы Симеон атакай да үзләренең үгет-нәсыйхәт сүзләрен җиткерделәр.

Хәрби хезмәткә алынучыларга шәхси гигиена җыелмалары тапшырылды.

Хәрби хезмәткә чакырылучылар исеменнән тантаналы антны Виталий Воронин укыды, ә аның әнисе Людмила Ивановна егетләргә лаеклы хезмәт итәргә һәм исән-сау өйләренә кайтуларын теләде.
Чарада катнашучылар солдат һәйкәленә һәм мемориалга чәчәкләр куйдылар. Җирдә тынычлык һәм азатлык булсын өчен гомерләрен биргән якташларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев