Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Ватанны саклаучылар көне алдыннан Яңа Чишмә үзәк китапханәсендә солдат әниләре белән «Солдат хаты» дип исемләнгән очрашу булып узган

Бүгенгесе көндә Россия Армиясе сафларында Яңа Чишмә районыннан 35 егет хезмәт итә.

Чара үзәк китапханә системасы тарафыннан район мәдәният йорты белән берлектә әзерләнгән.
 «Очрашуга килгән район башлыгы урынбасары, район хатын - кызлар советы рәисе Надежда Попкова солдатларның әниләренә улларын яхшы тәрбияләгән өчен рәхмәт белдерде», - дип яза редакциягә ҮКС директоры Светлана Мартышова.  - Аларга рәхмәт сүзләрен һәм изге теләкләрен шулай ук район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Александр Еронтьев та җиткерде, ә «Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре вазыйфаларын башкаручы Светлана Васильева әниләргә «Бердәм Россия»дән сувенирлар тапшырды.   
Алып баручылар әниләр белән «Хезмәт итмәсәң - белми калырсың...» дигән викторина үткәрделәр. Мәсәлән, кунакларга: «Нәрсә ул берцы?», «Нәрсә ул бикус?», «Нәрсә ул чипок?» дигән сораулар бирелде.
Очрашуда катнашкан әниләрнең күбесе җавапларны белә иде, әмма алар арасында бу нәрсәләр турында беренче тапкыр ишетүчеләр дә булды. Солдат мәкальләре һәм «Теләкләр марафоны» конкурслары да кызык үтте.
Очрашу ахырында әниләр улларына Ватанны саклаучылар көне белән котлау открыткалары әзерләделәр, хатлар яздылар һәм аларны Россия почтасы ярдәмендә җибәрделәр.
Әлеге хатлар солдатларга вакытында барып җитәр дип өметләнәбез».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев