Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Ватанны саклаучылар көне белән!

Ватанны саклаучылар көне алдыннан муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов барлык яңачишмәлеләрне бәйрәм белән котлыйлар.

Әлеге бәйрәм Ватан алдында конституцион бурычын үтәгән барлык рәсәйлеләрне дә берләштерә. Батырлык, геройлык һәм намуслылык, хәрби антка тугрылык — безнең армиянең әхлакый нигезен тәшкил итүче төшенчәләр.

Хәзергесе вакытта махсус хәрби операция зонасында булган сугышчыларыбызга котлауда аерым рәхмәт белдерелә. Алар батырлык һәм фидакарьлек үрнәген күрсәтеп, хәрби бурычларын намус белән үтиләр. «Без барыбыз да якташларыбызның исән-сау кайтуларын көтәбез», — диелә котлауда.
Һәркемгә нык сәламәтлек, уңышлар, оптимизм, тынычлык һәм иртәгәсе көнгә ышаныч теләкләре белдерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев