Вячеслав Козлов: «Һәр гаиләдә җылылык, шатлык һәм иминлек булсын»
Район башлыгы Шахмай авылы мәчетенә килүчеләрне Ураза бәйрәме белән котлаган.
Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов 10 апрельдә Шахмай авылы мәчетендә йөзгә якын кеше җыелган бәйрәм намазында катнашкан.
Ул барлык җыелучыларны мөселманнар өчен иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе — Ураза Гаете белән котлаган. Үзенең котлавында ул:
— Яңа Чишмә районы төрле милләт кешеләренең үзара дус яшәүләре белән дан тота һәм аларның барысы да территория үсешенә үз өлешләрен кертә. Һәр йортта һәм һәр гаиләдә җылылык, шатлык, татулык хөкем сөрсен. Ураза бәйрәме барыгызга да җан тынычлыгы һәм үз көчегезгә ышаныч бүләк итсен. Барыгызның да озак еллар дәвамында сәламәт һәм бәхетле, барлык игелекле гамәлләрегездә уңышлы булуыгызны телим, дигән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев