Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Вячеслав Козлов: «Коррупциягә каршы көрәшне барлык юнәлешләр буенча алып барырга кирәк»

Монда профилактика эше зур әһәмияткә ия.

 

Бу эшкә җәмәгатьчелекне ешрак җәлеп итәргә кирәк.

Район башлыгы Вячеслав Козлов 21 февральдә Яңа Чишмә районы хакимиятендә коррупциягә каршы көрәш буенча комиссия утырышында әнә шундый йөкләмә биргән.

Җыелучылар узган елда коррупциягә каршы көрәш буенча эш нәтиҗәләре турында фикер алышканнар, шулай ук 2023 елга бурычлар билгеләгәннәр.

Утырышта 2022 елда Яңа Чишмә районының эчке эшләр органнары, прокуратура һәм контроль-хисап палатасы эшчәнлеге турында докладлар тыңланган.

Узган ел коррупция юнәлешендәге 1 җинаять эше кузгатылган - бу ЮХИДИ хезмәткәренә ришвәт бирергә омтылу, суд тарафыннан гаепле затка 10 мең сум күләмендә штраф билгеләнгән. Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә барлыгы 30 млн. сумга якын суммага ачыкланган бозуларны һәм кимчелекләрне бетерү буенча районның контроль-хисап палатасы тарафыннан чаралар күрелгән, шул исәптән 54,8 мең сум бюджетка кайтарылган.

2022 елда район прокуратурасы коррупциягә каршы тору турындагы законны бозуның 40 очрагын ачыклаган, алар буенча закон бозуларны бетерү турында 8 күрсәтмә кертелгән, аларны караганнан соң 17 вазыйфаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылган, шуларның 5се - муниципаль хезмәткәрләр.

 Муниципалитет башлыгы контроль-күзәтчелек органнарына хезмәт автомобильләренә куелган «Глонасс» системасы ярдәмендә ягулык-майлау материалларына катгый исәп алып баруны йөкләгән.

Комиссия утырышында 2023 елга эш планын да раслаганнар.

Фикер алышу нәтиҗәләре буенча муниципаль хезмәткәрләр арасында коррупция күренешләрен профилактикалауны көчәйтү буенча карар кабул ителгән, шулай ук керемнәр турында мәгълүматларны дөрес тутыруны да кертеп, укыту семинарлары уздырырга кирәклеге билгеләп үтелгән, чөнки закон бозуның күп өлеше нәкъ менә шуңа бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев