Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Вячеслав Козлов: «Муниципаль контрактлар тулы күләмдә үтәлергә тиеш»

— Ачыкланган хокук бозулар өчен гаепле затлар җәзага тартылачак, — дигән район башлыгы Вячеслав Козлов 6 мартта район хакимияте бинасында узган коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышында.

Утырыш башында район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Ирина Лобачева контроль йөкләмәләрнең үтәлеше турында хәбәр иткән.

Утырышта 2023 елда коррупциягә каршы тору өлкәсендә Эчке эшләр органнары, прокуратура һәм Яңа Чишмә районының контроль-хисап палатасы эшчәнлеге турында докладлар тыңланган.

Узган ел коррупция юнәлешендәге җинаятьләр (ЮХИДИ хезмәткәренә ришвәт бирергә тырышу, ришвәт бирү һәм ришвәт бирүдә ярдәм итү) буенча 3 җинаять эше кузгатылган. 2 кеше гаепле дип танылган һәм җинаять җаваплылыгына тартылган, аларга штраф билгеләнгән. 

Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә районның контроль-хисап палатасы тарафыннан ачыкланган бозуларны һәм кимчелекләрне бетерү буенча 15 млн сумлык чаралар күрелгән, шул исәптән бюджетка 829,0 мең сум акча кире кайтарылган.

2023 елда район прокуратурасы тарафыннан коррупциягә каршы тору турындагы законнарны бозуның 34 очрагы ачыкланган, алар буенча закон бозуларны бетерү турында 4 күрсәтмә кертелгән, аларны карап тикшергәннән соң 32 вазыйфаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылган, шуларның 3се — авыл җирлекләре башлыклары.

Муниципалитет башлыгы контроль-күзәтчелек органнарына финанс-бюджет эшчәнлеген тикшерү барышында бюджет учреждениеләре җитәкчеләре тарафыннан товарлар китерүгә һәм хезмәтләр күрсәтүгә килешүләр төзегәндә затларның аффилирлануына аерым игътибар бирергә кушкан. 

Район прокуроры Руслан Гизятов һәм РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсенең Чистай районара бүлеге җитәкчесе Дамир Сабирҗановлар мәнфәгатьләр конфликтын җайга салмаган өчен ышанычны югалту сәбәпле эштән азат ителү куркынычы янавын искәрткәннәр.

Шулай ук комиссия утырышында 2024 елга эш планы расланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев