Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Вирус чигенми

Гомумән Россия буенча да, Татарстанда да коронавирус белән авыручылар санының югары дәрәҗәсе күзәтелә.

Безнең республикада көн саен 40-42 кеше авырый, үлүчеләр саны да арткан – 6 июльгә 547 кеше үлгән. Авыручыларның гомуми саны 22 мең 700 очракка якынлаша.

Бәхеткә, Яңа Чишмә районында ике ай дәвамында коронавирус очраклары күзәтелми, әмма бу тынычлану өчен сәбәп түгел.

Барлык санитар чараларны җәмәгать урыннарында да, эштә дә үтәргә кирәк. Соңгы атнада ковидка каршы чараларны контрольдә тоту буенча (шул исәптән «Факел» лагерында да) 5 тикшерү үткәрелгән, анда аерым тәртип бозулар ачыкланмаган. Ә ике эшмәкәргә карата эшләр судка җибәрелгән.

Районда халыкны вакцинацияләү дәвам итә. 7 июльгә 4970 кеше вакциналаштырылган, аларның 3670е икенче прививка алган. Районда вакцина запасы бар һәм барлык теләүчеләр дә РҮХгә яки урыннардагы ФАПларга мөрәҗәгать итә алалар.

Исегезгә төшерәбез, бары тик вакцинация генә әлеге мәкерле инфекциядән арынырга ярдәм итәчәк.

Татарстанда коронавирус аркасында кертелгән чикләүләр әлегә элеккечә кала (битлек киеп йөрү, социаль дистанция һ. б.). Моннан тыш, массакүләм чаралар үткәрүләрне дә үзгәртергә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев