Волчья Бистәсендә эшлисе эшләр бар эле
Буревестник авыл җирлегендә халык җыены булып узды.
Халык җыенына авылның иҗтимагый тормышына битараф булмаган 50ләп кеше килгән. Алар өчен кул эшләре күргәзмәсе оештырылган иде, ә «Оста куллар» түгәрәгенә йөрүчеләр кул эшләрен әзерләү буенча мастер-класс күрсәттеләр.
Буревестник АҖ башлыгы Иван Улитин җыенны халык тарафыннан куелган бурычлар турында сөйләүдән башлады.
- 2020 елда узган җыенда халыктан 3 мөрәҗәгать кабул ителде: 1. Чиркәүдән зиратка кадәрге юлга вак таш түшәү. Бу эшне без 2021 елдагы «Үзара салым» программасына керттек.
2. Авылга керү юлына асфальт түшәү. Безне 2022 елга республика программасына кертү өчен хат – заявкабыз әлеге вакытта карау стадиясендә.
3. Канализация чокырын Үзәк урамындагы 30 нчы йорт тирәсенә күчерү. Әлеге мәсьәләне җентекләп карагач, күчерү максатсыз, дигән фикергә килдек.
Узган ел дәвамында без гражданнарның телдән алынган мөрәҗәгатьләре белән дә эшләдек. Барыннан да бигрәк урам яктырткычлары лампаларын алыштыру, бердәм исәп-хисап үзәге белән бәйле, зур габаритлы чүп-чарларны чыгару, төлкеләрне юк итү буенча мәсьәләләр бар иде. Алар барысы да эш тәртибендә хәл ителде, - дип билгеләп үтте АҖ башлыгы.
Белешмә
Буревестник АҖ территориясендә 306 кеше яши. 2020 елда 6 бала туган, 10 кеше үлгән. 2 никах теркәлгән. Эшкә яраклы халык саны 197 кеше. Авыл хуҗалыгында- 44, районнан читтә - 49 кеше эшли, эшсезләр саны - 26.
Җирлекнең социаль-икътисади үсешенә ирешү өчен төп бурычлар авыл җирлеге хакимияте тарафыннан үтәлгән:
- салым һәм салымныкы булмаган керемнәр, шулай ук түләүсез һәм кире кайтарылмый торган акчалар хисабына җирле бюджет формалаштырылган. Ул 3613,8 мең сум тәшкил иткән;
- мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт учреждениеләренең өзлексез эшләве тәэмин ителгән;
- торак пункт территориясе төзекләндерелгән;
- яшәү өчен уңайлы шартлар тудырылган (су белән тәэмин итү, халыкка сәүдә хезмәте күрсәтү, почта элемтәсе хезмәтләре);
- үзара салым буенча барлык йөкләмәләр дә үтәлгән.
Халыкның хезмәт активлыгы мактанырлык түгел, чөнки 132 хуҗалыктан 33 йортта гына 69 баш МЭТ асрала. 2020 елда 3 башка арткан. Шул исәптән 9 йортта 20 сыер бар. Дуңгызлар - 118 (-44), сарыклар һәм кәҗәләр - 141, атлар- 2 баш. Узган елда халык пай өчен 94,5 тонна ашлык алган, акча белән исәпләгәндә бу - 756 мең сум, ә акчалата исәп-хисап - 520 мең сумлык. Узган ел халык 86 тонна печән әзерләгән. 73400 сум күләмендә субсидия алганнар. 2020 елда бер генә фермер хуҗалыгы да булдырылмаган.
2020 елда барлык каналлар буенча 466 ц. сөт сатылган. Иң күп сөт тапшыручылар: Валентин Остолопов, Анатолий Муханов, Александра Репина.
Авыл халкы Иван Улитинга сукбай этләр проблемасын ничек хәл итәргә һәм ике катлы йортта яшәүчеләргә, кичләрен яшьләр шаулаганда, нишләргә дигән сораулар белән мөрәҗәгать итте.
- Бу мәсьәләләр закон нигезендә хәл ителергә тиеш, - диде Буревестник АҖ Советы һәм башкарма комитетының хисап утырышында катнашкан район башлыгы урынбасары Надежда Попкова. Ул шулай ук җирлекне үстерү һәм төзекләндерү буенча хәл ителгән кайбер мәсьәләләргә карамастан, алда әле бергәләп хәл итәсе бурычлар күп, дип билгеләп үтте.
Надежда Попкова күпьеллык хезмәте өчен Михаил Александрович Щипановка район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
Иван Улитин юбилейларын билгеләп үтүче ике гаиләне: Валентин Иванович һәм Анастасия Алексеевна Зубатовлар, Андрей Андреевич һәм Наталья Михайловна Зубатовларны котлап, озын-озак гомер итүләрен теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев