Волчья Бистәсенән бер автоледи исерек килеш руль артына утырган
Узган атнада эчке эшләр бүлегенең кизү тору часте тарафыннан 38 хәбәр теркәлгән, 2 җинаять эше кузгатылган.
Адм.күзәтчелекне бозу
Яңа Чишмәдә яшәүче 40 яшьлек гр. К.-га карата җинаять эше кузгатылган. Ул суд тарафыннан үзенә карата йөкләнгән чикләүләрне берничә тапкыр бозган.
Чит милеккә ия булу
«Девон-Транс-нефть» ҖЧҖнең бензовоз йөртүчесе гр.Ш. ягулык ташыган вакытта законсыз төстә 160 литр күләмендә (8480 сумлык) дизель ягулыгы агызган. Тик үзенең җинаятьчел ниятен ахыргача җиткерә алмаган, чөнки җинаять кылган урында аны ПАО «Татнефть» сак хезмәткәрләре тоткарлаган.
Исерек килеш руль артына
ЮХКен бозган өчен 35 машина йөртүче адм.җаваплылыкка тартылган, шул исәптән икесе - а/м белән исерек килеш идарә иткән өчен. Бу Волчья Бистәсеннән гр-ка М. Һәм Акбүредән гр.В. Аларга 30шар мең сум штраф һәм ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев