Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Волчья Бистәсендә кеше яшәми торган йорт янган

Бары тик уртак тырышлык янгын таралуга юл куймаган.

Буревестник АҖ башлыгы Юрий Улитин хәбәр иткәнчә, авыл читендәге күл янында торак булмаган йортның яну сәбәбе - болында коры үләнгә ут төртү.

Авыл халкы бирегә балыкчылар килгәнен әйтә. Шул исәптән коры үлән алар аркасында янып киткәндер, дигән фикер йөри һәм бу дөрестән дә шулайдыр.

Ут тиз арада ташландык торак булмаган йортка күчә. Җирле халык исә янгынны шул вакытта гына күреп ала.  ГТХМга телефон аша элеге хәл турында хәбәр иткәннән соң, халык утны мотопомпалар белән сүндерә башлаган. КФХдан бураны вату өчен техника китергәннәр. Янгын сүндерү бригадасы исә 15-20 минут эчендә килеп җиткән. Халыкның  уртак тырышлыгы янгын таралуга юл куймаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев