Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Вячеслав Козлов: «Барлык юнәлешләрдә дә эшне яхшыртырга кирәк»

28 гыйнварда райондагы финанс-хуҗалык эшчәнлегенең 2021 ел нәтиҗәләре буенча киңәшмә булып узды.

Киңәшмәне Яңа Чишмә муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде. 
Үз чыгышын ул районда һәм, гомумән, республикада Covid-19 белән бәйле вазгыятьнең катлаулануыннан башлады. Мәктәп укучылары арасында ОРВИ белән авыраучылар саны кискен арткан. Гомумән алганда, район мәктәпләрендә бүгенгесе көндә 116 бала авырый, 2 сыйныф карантинга ябылган, районның мәктәпкәчә учреждениеләрендә дә  авыраучылар күп. Мәктәпләрне карантинга ябу мәсьәләсе карала. Шулай ук авыл җирлекләрендә җыеннар үткәрүне дә, эпидемиологик хәл яхшырганчы, туктатып тору турында карар кабул ителде. 
Авыраучылар саны арту темасын дәвам итеп, хәзергесе вакытта Covid-19ны йоктыру очраклары ревакцинация вакыты җиткән район халкы арасында күзәтелә, дип билгеләп үтелде. Район буенча 18 яшьтән 59 яшькә кадәрге кешеләр арасында 75,8%,  60 яшьтән һәм аннан өлкәнрәкләрнең 78%ына прививка ясалган.
Алга таба район башлыгы районда ящур вирус авыруын таратмауга тукталды, элегрәк әлеге чир чыганаклары Казахстанда һәм Оренбург өлкәсендә теркәлгән. АҖ башлыкларына авылларга, рөхсәт белешмәсе булмаган килеш, башка регионнардан ит һәм терлек алып кайтмауны катгый контрольдә тотарга киңәш ителде.
Район Советының гомуми бүлек җитәкчесе Татьяна Кривошейкина 2021 елда район учреждениеләре арасында документлар әйләнеше өлкәсендәге эшләр торышы турында сөйләде. Районда кәгазь документлар белән эшләү әле дә киң таралган. 
2021 елда авыл җирлекләренә 213 мөрәҗәгать кергән һәм алар барысы да үтәлгән, әмма район буенча 3000нән артык кәгазь документ җибәрелгән. «Моны туктатырга  һәм документлар, гражданнар мөрәҗәгатьләре белән электрон форматта эшләргә өйрәнергә кирәк. Татарстанда документларның  электрон әйләнешенә күчү бара», - дип билгеләп үтте Вячеслав Козлов. 
Район башлыгы ярдәмчесе Ирина Лобачева авыл җирлекләре һәм башкарма комитет бүлекләренең социаль челтәрләрдә эшләвенә анализ белән чыгыш ясады. Ул һәр җирлекнең  үз социаль челтәрләрендә халык белән сыйфатлы эш алып баруларына һәм кызыклы контент куюына игътибарын юнәлтте. Мәсәлән, контентның оригиналь булуы өчен Шахмай АҖ, социаль челтәрләр аша халык белән аралашуның уңай тәҗрибәсе өчен шулай ук Акбүре, Черемухово, Архангел һәм Тубылгытау АҖләре дә билгеләп үтелде.
Аннары Ирина Лобачева дәүләт хезмәткәрләренең керемнәре, чыгымнары, милке һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләрне ничек тулы һәм дөрес итеп  тутыру тиешлеге турында презентация тәкъдим итте.  Дөрес мәгълүматлар бирмәгән өчен  җинаять җаваплылыгы янавы турында да искәртте. 
 Муниципаль хезмәткәрләр арасында коррупциягә каршы законнарның үтәлеше турында район прокуроры урынбасары Ленар Мисбахов чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, бу өлкәдә законнар катгыйланды - ачыкланган коррупция очраклары өчен закон тарафыннан җәза билгеләнәчәк.
Чыгыш ясаучылар арасында районның финанс-бюджет палатасы рәисе Елена Тухтаманова (2022 елның 1 гыйнварына авыл җирлегендә бюджет үтәлеше турында мәгълүмат бирде), Черемухово АҖ башлыгы Елена Сальцина (җирлекнең хезмәт ресурслары балансы турында сөйләде) бар иде. 
Киңәшмә барышында район башлыгы В.М. Козлов тарафыннан тиешле аңлатмалар һәм күрсәтмәләр бирелде, аларның барысы да киңәшмәдә катнашучылар тарафыннан игътибарга алынды, димәк, 2022 елда да барлык юнәлешләрдә уңай эш алып бару турында өметләнү мөмкинлеге бар, дигән сүз.

Ирина Лобачева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев