Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Вячеслав Козлов: «Коррупциягә каршы көрәштә һәркем катнашырга тиеш»

9 декабрьдә билгеләп үтелүче Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан, без район башлыгы Вячеслав Козловка коррупциягә каршы тору өлкәсендә җирле үзидарә органнары эше турындагы сораулар белән мөрәҗәгать иттек

- Вячеслав Михайлович, әйтегез әле, Сезнеңчә, районда коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру эшләре план буенча барамы?

- Соңгы берничә ел дәвамында безнең районда коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләренә аерым һәм җитди игътибар бирелә, дип ышанып әйтә алам.

Районда үткәрелә торган барлык чаралар тиешле муниципаль программа кысаларында тормышка ашырыла.

Чаралар билгеләнгән вакытларда үткәрелә һәм аларны тормышка ашыру һәр этапта да контрольдә тотыла.

Һичшиксез, коррупциягә каршы системалы эштә беренче чираттагы бурыч - коррупция барлыкка килү чыганагы булырга мөмкин булган хәвеф зоналарын даими ачыклау һәм өйрәнү. Әлеге максаттан без социаль челтәрдәге рәсми аккаунтыбызда сораштыру үткәрәбез. Сораштыру нәтиҗәләре турында без һәрвакыт халык белән уртаклашабыз.

Хәвефләрне анализлау нигезендә коррупцияне булдырмау буенча максатчан чаралар эшләнә, шулай ук контроль механизмнары да кертелде. Норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза үткәрү буенча эш төгәл җайга салынган, коррупциягә каршы тору өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы федераль һәм региональ законнарга кертелгән үзгәрешләр мониторингы алып барыла.

- Чиновниклар эшчәнлегенең үтә-күренмәлелеге тәэмин ителәме?

-   Әйе, һичшиксез, районның җирле үзидарә органнары тарафыннан аларның рәсми интернет-сайтларында коррупциягә каршы эшчәнлек турында актуаль мәгълүмат урнаштырыла.

Теләсә кайсы түрә коррупциягә каршы кагыйдәләрне үтәргә тиеш. Бу кагыйдәләрнең иң билгелесе - үзләренең керемнәре турында мәгълүмат бирү. Әлеге мәгълүмат киң аудиторияга басылып чыгырга  тиеш. Моннан тыш, керемнәр турында декларация шулай ук аларның тормыш иптәшләренә һәм, хәтта, балигъ булмаган балаларына да бирелергә тиеш.

Декларация бирү чоры тәмамланганнан соң, бирелгән мәгълүматларга анализ ясыйбыз, анализ барышында нинди дә булса сораулар килеп туса, муниципаль хезмәткәргә карата хезмәт тикшерүе башлана. Бүгенге көндә безнең районның 5 муниципаль хезмәткәренә карата хезмәт тикшерүләре бара.

Шулай ук, районда коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләүче комиссия төзелде, аның составына район Иҗтимагый советы, профсоюз оешмасы һәм район ветераннар советы вәкилләре кертелде. 2020 елда комиссиянең 3 утырышы булды, анда вазыфаи затларның барлык юнәлешләрдәге хокук бозуларны кисәтү буенча башкарылган эшләре турында чыгышларын тыңладылар (мәсәлән, җир кишәрлекләре бүлеп бирү, бюджет акчаларыннан файдалану, белем бирү учреждениеләрендә (мәктәпләрдә, балалар бакчаларында) туклануны оештыру, барлык төр программалар буенча торак бирү һәм исәпкә кую).

 Яңа Чишмә районында «кайнар линия» телефоннары эшли, шулай ук «хәбәрдарлык тартмалары» да бар, шулардан файдаланып сораулар  бирергә һәм коррупцион хокук бозулар турында сөйләргә була. Пандемия белән бәйле рәвештә, халык белән аралашу онлайн-форматка күчте һәм анда без һәрвакыт халык мөрәҗәгатьләрен тыңларга һәм кабул итәргә әзер.

- Вячеслав Михайлович, соңгы вакытта язмаларда «мәнфәгатьләр каршылыгы» дигән сүзтезмә барлыкка килде. Нәрсә ул? Бу төшенчә турында тулырак сөйләгез әле.

- Мәнфәгатьләр каршылыгы дигәндә, без кешенең шәхси кызыксынуы карар кабул итү процессына йогынты ясап, җәмгыять яки хезмәткәргә эш бирүче оешма мәнфәгатьләренә зыян килү мөмкинлеге турында әйтәбез. Мәнфәгатьләр каршылыгы шәхси бизнес өчен дә, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен дә актуаль проблема булып тора.

Җәмгыять өчен чиновникларда мәнфәгатьләр каршылыгы барлыкка килү  проблемасы аеруча әһәмиятле. «Коррупциягә каршылык күрсәтү турында»гы закон исә мәнфәгатьләр каршылыгын - дәүләт яки муниципаль хезмәткәрнең шәхси кызыксынуы аның вазыйфаи бурычларын үтәүгә тәэсир итә яки йогынты ясый ала торган ситуация буларак билгели. Гражданнар һәм оешмаларның, җәмгыять яки, гомумән, дәүләтнең шәхси кызыксынуы һәм законлы мәнфәгатьләре арасында да каршылыклар барлыкка килә яки барлыкка килергә мөмкин. Мондый күренешләргә юл куярга ярамый һәм без аларны төгәл күзәтеп барабыз.

2020 елда комиссиягә муниципаль хезмәткәрләрдән һәм оешма җитәкчеләреннән 28 мөрәҗәгать керде, нигездә, бу мәнфәгатьләр каршылыгы турында хәбәрнамәләр, хәбәрләрнең берничәсе -  төп эштән буш вакытта, башка түләүле эш башкару турында.

Әлеге чикләүләрне һәм тыюларны үтәмәгән өчен 15 җитәкче һәм бер муниципаль хезмәткәр дисциплинар җаваплылыкка тартылган.

Нәтиҗәдә, шуны билгеләп үтәсе килә, һәр граждан коррупциягә каршы көрәштә катнашырга тиеш, чөнки, халыкның күпчелегенә ачык күренмәсә дә, коррупция нәтиҗәләреннән барысы да зыян күрә.

 - Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Интервьюны район башлыгы ярдәмчесе Ирина Лобачева әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев