Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Вячеслав Козлов: Район бюджетын үзләштерү ачык булырга тиеш

Проблемалы мәсьәләләрне хәл итү юллары табылды.

Финанс-хуҗалык эшчәнлеге буенча март киңәшмәсендә Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов яңачишмәлеләрнең хакимият органнарына мөһим булган ихтыяҗларын мөмкин кадәр канәгатьләндерергә чакырды.

Киңәшмәдә бюджет оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм бухгалтерлары катнашты.

Киңәшмә коронавирус чорында халыкның сәламәтлеге турындагы иң актуаль мәсьәләдән башланды. Вячеслав Козлов билгеләп үткәнчә, бу елның 2 ае дәвамында районда 23 кеше авыраган, ә бу 2020 ел дәвамында чирләгән яңачишмәлеләрнең өчтән бер өлеше. Шуңа күрә коронавирустан профилактик прививкалар ясау зарурлыгы туды. Шулай ук инфекцияне таратмау буенча тәкъдимнәрнең үтәлешен катгый контрольдә тотуны дәвам итәргә кирәк.

Аннары гыйнвар-февраль айларында район бюджетының үтәлеше турында фикер алыштылар, аның түбән үтәлеш сәбәпләрен анализладылар. 116 мең сумга энергия куллану экономияләнгән һәм, киресенчә, урамда температураның түбән булуы сәбәпле, газ чыгымының 750 мең сумга артуы, билгеләп үтелде.

Учреждение җитәкчесе җаваплы булган муниципаль милекне карап тоту турында да сөйләштеләр.

Район башлыгы хезмәт күрсәтү һәм товарлар китерү буенча әлегә кадәр ябылмаган контрактлары булган кайбер учреждениеләргә игътибар итте, китерелә торган азык-төлек продуктларының сыйфаты һәм китерү сроклары төзелгән контракт нигезендә үтәлергә тиеш, дип билгеләп үтте. Районның контроль-хисап палатасына мәгариф учреждениеләренә туклануга кагылышлы барлык таләпләрне үтәүне тикшерү йөкләнде.

Яңа Чишмә район хакимияте органнарының социаль челтәрләрдә гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү ел йомгаклары буенча республиканың 45 муниципаль берәмлеге арасында 2 нче урында торуы билгеләп үтелде.

Чуаш Чабаксары мәктәбе директоры бюджет акчаларын үзләштерү буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашты (күпме һәм нинди максатларга сарыф ителә).

Яңа Чишмә авыл җирлегенең агымдагы елның ике аенда хезмәт ресурслары турында Яңа Чишмә АҖ җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Татьяна Маланчева сөйләде.

 

 

Ике ай эчендә Яңа Чишмә АҖ бюджетына 1350,8 мең сум күләмендә НДФЛ кергән, бу еллык планның 16% ын тәшкил итә.

Муниципаль учреждениеләрдән 161,4 мең сум акча кергән (822 кеше эшли),

8,7 мең сум – авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән (118 кеше),

1079,6 мең сум – сәнәгать һәм торак-коммуналь хуҗалыктан (194 кеше),

86,3 мең сум – хуҗалык-хисап оешмаларыннан (358 кеше),

14,8 мең сум - сәүдә оешмаларыннан (293 кеше).

Үзмәшгуль 34 кешедән 2 ай эчендә 4 мең сумга якын НДФЛ алынган, аларның үз эшчәнлекләреннән керемнәр бар, 146 кеше үзмәшгуль булып теркәлгән.

Яңа Чишмә АҖ территориясендә яшәүче эшкә сәләтле 2977 кеше яши. Әмма аларның 647се районнан читтә эшли, ә 60 кеше беркайда да эшләми, димәк, бу халыкның әлеге категориясеннән район бюджеты аена 43 мең сум тирәсе акча алмый дигән сүз.

Киңәшмә барышында район башлыгы алга таба бердәм команда яңачишмәлеләрнең хакимият органнарына булган мөһим ихтыяҗларын канәгатьләндерергә тырышыр, дигән ышаныч белдерде.

Барлык юнәлешләр буенча да эш оператив, файдалы һәм ачык булырга тиеш", - диде Вячеслав Козлов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев