Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Вячеслав Козлов: «Сыйфатлы азык - савымны арттыру нигезе»

Авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм АҖ башлыклары белән узган чираттагы киңәшмәдә агымдагы елның ноябрь аенда терлекчелектәге эш йомгаклары буенча фикер алыштылар. Киңәшмә «Архангельское» КФХ» ҖЧҖ базасында узды һәм аны район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.

Киңәшмә башланыр алдыннан барлык җыелучылар КФХда терлек азыгы цехы эше белән таныштылар, анда барлык төр азык катнаштырыла, дозацияләнә һәм туклыклылыгы буенча баланслана. Терлек азыгы әзерләүнең мондый төре азыкны янга калдырырга мөмкинлек бирә, аларның үзләштерелүен һәм туклыклылыгын арттыра, нәтиҗәдә сыерларның продуктлылыгы арта.

Терлекчелектәге 11 айлык эш нәтиҗәләренә анализ ясап, район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов билгеләп үткәнчә, күпчелек күрсәткечләр узган ел дәрәҗәсенә карата тискәре. МЭТнең баш саны - 15435 баш тәшкил итә (93%), шул исәптән сыерлар - 5201 баш (90%). Монда «Агро-Основа» ҖЧҖнең «өлеше» зур, анда 2020 ел дәрәҗәсенә МЭТ 1953 башка кимрәк (әмма якын арада 300 баш нәселле таналар белән тулылану көтелә).

Хуҗалыкларда атлар саны да кимегән - барлыгы 935 баш (2020 елга карата 92%), сарыклар саны 1341 баш (2020 елга карата 83%).

11 айда сөт җитештерү 24444 тонна тәшкил иткән, бу 2020 елга карата 2069 тоннага кимрәк (92%), бер сыердан савым 4700 кг (101%) тәшкил иткән. Димәк, сөт сату да кимегән - 22169 тонна (2020 елга карата 93%).

Район башлыгы, бары тик эшкәртелгән, вакланган һәм баланслаштырылган азык кына тиешле нәтиҗә бирә, дип билгеләп үтте. Шул ук вакытта азык та экономияләнә, продуктлылык та арта. Азык тараткычлар барлык хуҗалыкларда да бар, әмма алар һәр җирдә дә файдаланылмый. Үз бизнесыңны үстерергә, прогрессив технологияләр кулланырга кирәк.

Киңәшмәгә йомгак ясап, Вячеслав Козлов коронавирустан вакцинация ясау, Яңа елга әзерлек, салымнар түләү һәм янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләренә дә кагылды.

 

 

 

Ноябрь нәтиҗәләре буенча лидерларга традицион рәвештә күчмә кубоклар тапшырылды. МЭТнең баш санын арттыру буенча «Козлова М.И.», «Савельев А. А.» һәм «Шакиров А.Т.» КФХлары, терлекчелек продукциясе җитештерү буенча - «Закрома» ҖЧҖ, «Козлов А. Е.» һәм «Гарифуллин И. И.» КФХлары иң яхшы хуҗалыклар дип танылды.

Икътисад

Икътисадый күрсәткечләрне анализлап, Леонид Богомолов 11 айда акчалата керем 1,020 млрд.сум тәшкил итте, бу 2020 ел дәрәҗәсеннән 194 млн. сумга кимрәк (84%), дип билгеләп үтте. Бөртек сатудан кергән керем 155 млн.сум (2020 елга карата 47%), сөт сатудан 578 млн. сум (96%), ит сатудан 228 млн. сум (122%) тәшкил иткән.

Район буенча уртача хезмәт хакы 23,6 мең сум тәшкил итә, ә менә «АгроРаздолье» ҖЧҖдә ул 44,5 мең сум (энергия куәтле трактор механизаторлары аена 120-170 мең сум ала), «Закрома» ҖЧҖдә - 30,5 мең сум, «Агро-Основа» ҖЧҖдә 24,1 мең сум. Калган хуҗалыкларда 16-18 мең сум.

Керем салымын түләү буенча да хуҗалыкларда шактый аерма бар.

Барлыгы НДФЛ (керем салымы) рәвешендә 35 млн. сум түләнгән. Иң зур өлеш «Агро-Основа» ҖЧҖгә туры килә - 21 млн.385 мең сум. «Закрома» ҖЧҖ керткән өлеш - 5,4 млн.сум, «Козлова М.    И.» КФХда 1,5 млн. сум тирәсе. Районда 5 ай гына эшләсәләр дә, «АгроРаздолье» ҖЧҖдә 2 млн.сумга якын акча түләгәннәр инде (чөнки лаеклы «ак» хезмәт хакы түлиләр һәм салымнар  да саллы гына килеп чыга). «Агро-Основа», «АгроРаздолье» һәм «Закрома» ҖЧҖ өлешенә салымнарның 29 млн.сум тирәсе туры килә - бу барлык сумманың 80%тан артыгы. Барлык хуҗалыкларга кирәкле эш шартлары булдырырга һәм лаеклы «ак» хезмәт хакы түләргә кирәк, моннан салым түләүләренең артуы, ә эшчеләрнең үзләренә исә лаеклы ялга киткәндә яхшы пенсия булачак, дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев