Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Вячеслав Козлов: «Үз хуҗалыгын үстермәгән фермерлар безгә кирәк түгел»

Хезмәт нәтиҗәләре тиешле түләү, яңадан торгызу һәм җитештерү дисциплинасына бәйле.

Авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыклары белән узган чираттагы киңәшмәдә агымдагы елның ике аена терлекчелектәге эш йомгаклары буенча фикер алыштылар. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.

Киңәшмә Чуаш Чабаксарының «Игенче» ҖЧҖ базасында узды. Җыелучыларның барысы да хуҗалыкта терлекләрне кышлатуның барышы белән таныштылар. «Игенче» ҖЧҖ җитәкчесе Раил Вәлиуллин кыскача гына үз хуҗалыгы турында сөйләде. «Игенче» ҖЧҖдә 3200 гектардан артык сөрүлек җирләре, 800 баш МЭТ (шул исәптән 200 баштан артык сыер), 100дән артык ат бар. Хуҗалык көн саен 3,5 тоннадан артык сөт сата.

Монда даими эштә 33 кеше эшли, җәйге эшләр вакытында тагын 15 кеше җәлеп ителә. Уртача хезмәт хакы 17 мең сум.

Игенчелектә дә рентабельлелек 1000 гектардан артык күпьеллык үләннәр үстерү, кузаклы үләннәр орлыгын югары бәядән сату хисабына ирешелә.

Ферма территориясе койма белән тотып алынган, һәркайда чисталык һәм тәртип хөкем сөрә, тирес көн саен басуга чыгарыла, киртә абзарларда салам, печән җитәрлек.

- Районда күпчелек фермер хуҗалыклары үсә – җитештерү, техниканы яңарту белән шөгыльләнә, - дип билгеләп үтте район башлыгы Вячеслав Козлов. –Тик терлекләрнең баш санын арттырмыйча, үз эшчеләренә тиешле күләмдә акча түләмичә бер урында таптанып торучылар да бар, ә бит алар бюджеттан яхшы гына субсидияләр алалар. Мондый фермерлар районга кирәк түгел. Әгәр син чын хуҗа икән, һәрвакыт киләчәккә омтылып, үз эшчеләреңә бөтен шартлар тудырып, лаеклы хезмәт хакы түләп эшләргә тиешсең.

2 ай эчендә терлекчелектәге эш йомгаклары турында районның авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов мәгълүмат бирде. МЭТнең баш саны буенча күрсәткечләр 2020 ел дәрәҗәсеннән югары, сөт саву һәм сату да югары, ә менә ит җитештерү һәм бозаулар үрчеме алу узган елгыдан кимрәк. Барлык хуҗалыкларда да бу күрсәткечләрне яхшырту өчен резервлар һәм мөмкинлекләр бар.

Чыгыш ясаучы өч хуҗалык мисалында икътисадый күрсәткечләр – акчалата керем, хезмәт хакы, шулай ук ит, сөт җитештерү һәм бөртекле культураларның уңдырышлылыгы буенча кызыклы мәгълүматлар китерде. Әлеге күрсәткечләр нигезендә 2020 елга хуҗалыклар рейтингы төзелгән. Беренче урында – «Вәлиев Ф.Р.» КФХ (Фәргат Вәлиев КФХ белән 13 ел җитәкчелек итә), икенче урында - «Козлова М. И.» КФХ (8 ел) һәм өченчедә - «Савельев А. А.» КФХ (9 ел стаж). Рейтинг ахырында - «Закрома» ҖЧҖ.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Резедә Хөснуллина эшсезләр саны һәм эш урыннарына булган вакансияләр турында сөйләде. Кайбер торак пунктларда эшсез утыручылар бар, ә менә хуҗалыкларга терлекчеләрне башка авыллардан, хәтта районнардан алып киләләр.

Ветеринария берләшмәсе начальнигы Олег Мандрейкин, яшь МЭТне асрауга аерым игътибар биреп, үткәрелгән һәм планлаштырылган ветеринария чаралары турында җиткерде.

«Россельхозцентр»ның район бүлеге начальнигы Рафис Зиниятуллин орлыкларны яңарту, аларны әзерләү һәм сыйфатны тикшерү мәсьәләләренә тукталды. Быел берничә хуҗалык бөртекле культура орлыкларының элиталы сортларын сатып алу белән ныклап шөгыльләнәләр. Бу бик отышлы – уңдырышлылык арта, өстәвенә, элиталы орлыкларны чәчү өчен берничә ел дәвамында бюджет субсидияләре дә каралган.

Киңәшмә ахырында терлекчелек тармагында февраль ае йомгаклары буенча алдынгыларга күчмә кубоклар тапшырылды. Терлекләрнең баш санын арттыру буенча иң яхшылар дип «Козлова М.И.», «Зубов А. В.» һәм «Шакиров А. Т.» КФХлары танылды, ә продукция җитештерү буенча иң яхшылары дип «Закрома» ҖЧҖ, «Садыйков М. Х.» һәм «Госсаметдинова Л.П.» КФХлары танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев