Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Халыкны диспансерлаштыру дәвам итә

20 июльгә районның 2409 кешесе диспансерлаштыру узган. Агымдагы елда медицина учреждениеләрендә 3800гә якын район кешесе планлы тикшерү узарга тиеш.

Диспансерлаштыру хроник авыруларны башлангыч стадияләрдә ачыкларга, шулай ук төрле авыруларны профилактикалауда ярдәм итә.

Зирекле, Тубылгы Тау, Өргәнчә, Ленино һәм Әдәмсәдә диспансерлаштыру яхшы бара, калган торак пунктларга күрсәткечләрне яхшыртырга һәм халыкны тикшерүләр узарга җибәрергә кирәк. Диспансерлаштыру бушлай үткәрелә.

Районда шулай ук планлы флюорография үткәрелә, бер елда 6370 кешене колачларга кирәк. Беренче яртыеллыкта флюорографияне 2839 кеше узган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев