Хәрбиләргә чираттагы ярдәм
СВО зонасында булган якташларыбызга УАЗ автомобиле һәм өч мотоцикл илттеләр
Яңа Чишмә волонтерлары - Илгизәр Насыйбуллин, Айдар Кадыйров, Илфат Нургатин һәм Петр Федотов чираттагы гуманитар ярдәм партиясе белән СВО зонасында булдылар.
Узган сәяхәттә безнең сугышчылар, мөмкинлеккә карап, мотоцикллар һәм башка кирәкле әйберләр белән ярдәм итүне сораган булганнар. Кыска вакыт эчендә районның битараф булмаган халкы ярдәмендә өч мотоцикл һәм бер УАЗ автомобиле сатып алына.
- Егетләргә бер мотоциклны Ришат Билалов, тагын берсен Тубылгы Тау егетләре сатып алды, ә өченчесен - Илфат Нургатин үзенекен бирде, – ди Илгизәр. - УАЗ автомобилен сатып алырга Тубылгы Тау, Ленино, Зирекле, Яңа Чишмә һәм башка авылларда яшәүче егетләр ярдәм итте. Риясыз ярдәм өчен барысына да рәхмәт. Без Угледар юнәлешендә булган егетләр янына бардык. Автомобильне тәэмин итү ротасына тапшырдык, мотоцикллар яраланган сугышчыларны эвакуацияләү һәм башка кирәкле бурычларны үтәү өчен кулланылачак.
Егетләргә шулай ук авторезина, полиэтилен һәм башка кирәкле әйберләр дә китерелде.
Безнең хәрбиләр даими рәвештә күрсәтелгән ярдәм өчен чын күңелдән рәхмәт белдерделәр, туганнарына һәм якыннарына сәлам тапшырдылар һәм: «Җиңү безнең якта булачак!», диделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев