Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

«Хатирә» фольклор коллективы Яңа Чишмә Картлар йортында бәйрәм чарасы үткәргән

Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елын бәйрәм итү кысаларында, Яңа Чишмәнең Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Хуш киләсең, Нәүрүз» бәйрәм чарасы булып узган. Чараны Чертуш мәдәният йортының «Хатирә» фольклор коллективы үткәргән.

Программа театральләштерелгән тамашадан, дәртле җырлардан һәм биюләрдән торган. Картлар йортында яшәүчеләр артистларга кушылып җырлаганнар, алар белән бергә биегәннәр. Бәйрәм кызыклы һәм күңелле үткән, картлар бик күп уңай эмоцияләр алган һәм артистларга рәхмәт сүзләрен җиткергәннәр.

Мондый чараларны үткәрү өлкәннәр һәм инвалидларның активлыгын арттыру, аларга рухи яктан ярдәм итү өчен бик мөһим.

Бу хакта Чертуш мәдәният йорты директоры Рәмзия Мусина сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев